Бура-Киртә - кул эшләре осталарына бай авыл. Биредә көянтә, комган ясаучылар, башка һөнәр осталары бихисап. Мансур Гыйззәтуллин исә чана ясый. Бу шөгыль аңа нәселдән килә. Чана ясап сату гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Ул ясаган чаналар ишегалдында тулып ятмый, тиз арада кулланучысын таба. Заказларга кытлык юк, сорап кына торалар. Без...
Бура-Киртә - кул эшләре осталарына бай авыл. Биредә көянтә, комган ясаучылар, башка һөнәр осталары бихисап. Мансур Гыйззәтуллин исә чана ясый. Бу шөгыль аңа нәселдән килә. Чана ясап сату гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Ул ясаган чаналар ишегалдында тулып ятмый, тиз арада кулланучысын таба. Заказларга кытлык юк, сорап кына торалар.
Без Гыйззәтуллинарда булганда да хуҗа якын-тирә районнарда яшәүчеләр белән телефон аша чана мәсьәләсендә берничә мәртәбә сөйләшеп алды. Кышын - чана, җәен арба ясый ул. Затлы кошевкалар да ясаганы бар. Бернинди кадак, тимер кулланмый эшләгән чанасы Азнакайда бер эшмәкәрнең шәхси музеенда саклана. Чана ясау көч, тырышлык, түземлек таләп итә. Ә чана-арбаларны бөгү эшендә аңа күрше Алмалы авылыннан Мөнәвир абый Заһидуллин булыша. Бу эшне кулалмаш эшли алар. Мөнәвир аганың тәҗрибәсе дә, осталыгы да зур. Алар икесе дә шушы борынгы кәсеп белән көн күрә.
- Балта эшенә, чана ясауга керешүгә, җаным тынычлана, үземдә канәгатьлек хисе тоям, - ди Мансур абый.
Чана ясаудан тыш, хуҗалыкта башка эш тә җитәрлек аңа. Хатыны Алия апа белән күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев