Авыл хуҗалыгы

Авылда яшәсәң – мал асра

Якты Күл җирлеге Якты Күл, Үтәшкин, Пустынка авылларын берләштерә. Җирлектә күп итеп мал-туар, кош-корт асраучылар шактый. Бүгенге көндә биредә 142 баш мөгезле эре терлек, 9 ат, 34 баш дуңгыз, 152 сарык исәпләнә. Ныклы хуҗалык булдырып, күп итеп мал-туар асраучы Зинаида белән Иван Акатьевлар Якты Күлнең иң аргы очында яши. Без...

Якты Күл җирлеге Якты Күл, Үтәшкин, Пустынка авылларын берләштерә. Җирлектә күп итеп мал-туар, кош-корт асраучылар шактый. Бүгенге көндә биредә 142 баш мөгезле эре терлек, 9 ат, 34 баш дуңгыз, 152 сарык исәпләнә.

Ныклы хуҗалык булдырып, күп итеп мал-туар асраучы Зинаида белән Иван Акатьевлар Якты Күлнең иң аргы очында яши. Без әлеге хуҗалыкта булган көнне гаилә башлыгы гына өйдә иде.

Акатьевлар күп итеп мал-туар асрау белән шактый еллар шөгыльләнә. Иван - Якты Күл егете, Зинаида исә Поповка авылы кызы. Ныклы, күп итеп мал-туар асрап яшәгән гаиләдә туып-үскән Зинаиданы бернинди эш тә куркытмый. Ул агрофирмада хезмәт куя. Иван белән ул һәм кыз үстергәннәр: Максим Зәйдә эшли, кызлары Мария педагогика институтында укый. Әти-әнисе күңелле мәшәкать - кызларын кияүгә бирү хәстәре белән йөри.

Акатьевлар хуҗалыгында берничә баш ат, сыер, 8 бозау, шактый дуңгыз, сарыклар исәпләнә. Кош-кортлары да җитәрлек. Алар җитештергән ит-сөткә сорау зур. Зинаида иренми, сөтне өйгә үк кертеп бирә, ди авылдашлары. Яңа сауган җылы, сыйфатлы сөтне кемнең дә аласы килә.

-Авылда үз сатып алучыларыбыз бар, Зәйдән дә киләләр, - ди Иван. Җитештерелгән товарыңа сорау булу да сөенеч.

Иван атны күп еллар асрый. Ат элек-электән татар халкының яратып асрый торган хайваны бит, ди сүзгә саран хуҗа. Узган ел Казаннан җирле токымлы махсус чабышкы алып кайткан. Улы Максим аның белән Сабантуйларда катнашкан. Максим да - әтисе кебек атҗанлы. Узган ел ул Якты Күл Сабантуенда - II, районныкында исә III урын алган. Ялларга кайткач, әтисенә мал-туар караша. Акатьевлар хуҗалыгында ат транспорт хезмәтен дә үти. Ишегалдында ыспай итеп эшләнгән ике чана тора. Язын аларны арбалар алмаштыра. Җәен күп итеп печән әзерлиләр, күпчелек терлек азыгын сатып алалар. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Аягың шапылдамаса, авызың чәпелдәми шул. Терлектән керем алганчы, шактый тир түгәргә, чыгым сарыф итәргә туры килә. Шулай да алар авырлыклардан курыкмый. Акатьевлар - тынгысыз, үҗәт гаилә. Эшләп үскән авыл баласы авырлыклар алдында каушап калмый, тормышта үз урынын таба. Тормыш тәҗрибәсе шуны раслый. Авылларда әнә шундый булдыклы, тәвәккәлләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Авылда яшәсәң – мал асра
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы