Бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал асраучылар шактый районда. Бүгенге вазгыять әнә шундый тырышларга йөз тота да. Районда шәхси хуҗалыкларда 4355 мөгезле эре терлек, 3728 баш дуңгыз, 5680 сарык-кәҗә асрала. Поручик авыл җирлегендә исә күбрәк дуңгыз, сарыклар асрауга өстенлек бирелә. Ландыш белән Рамил Гыйбадуллиннар - булдыклы,...
Бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал асраучылар шактый районда. Бүгенге вазгыять әнә шундый тырышларга йөз тота да. Районда шәхси хуҗалыкларда 4355 мөгезле эре терлек, 3728 баш дуңгыз, 5680 сарык-кәҗә асрала. Поручик авыл җирлегендә исә күбрәк дуңгыз, сарыклар асрауга өстенлек бирелә.
Ландыш белән Рамил Гыйбадуллиннар - булдыклы, тәвәккәл, эшкә үҗәтләр. Поручикта ике катлы йортларның берсендә яшәүче әлеге гаилә нинди генә токымлы кош-корт, терлек асрамый хуҗалыгында?! Кайберәүләр кебек шәһәр тибындагы йортта яшәп, кул кушырып утырмый алар. Йорттан бераз читтәрәк каралты-кура булдырганнар. Әллә ни зур күренмәгән әлеге абзарда сыер, үгезләр, бозаулар, ат, колын, берничә дистә токымлы сарык, каз, үрдәк, тавык асрыйлар. Кош-корт, терлекләрне карарга аларга уллары Алмаз, кызлары Гөлназ, Гүзәл булыша: алар - өчесе дә мәктәп укучылары. Кызлар - кош-корт, Алмаз исә сарыклар карарга яратам, ди. Гаилә башлыгы - участок мал табибы, аңа кадәр "Зәй" совхозында эшләгән булган. Аңа якын-тирә авыллардан, мал-туары авырып киткәч, кемнәр генә мөрәҗәгать итми?! Рамил - үз эшенең остасы, гозере төшкәннәргә ярдәм итәргә ашыга. Ул хуҗалыгында терлек, кош-кортларны ничек тәрбиялисе, үрчетәсен яхшы белә. Ландыш эшсез, хуҗалыкта аңа эш җитәрлек. Юасы-җыясы, мал-туар янында буласы.
Һәр төр терлекнең үз оясы. Сарыклар эре, җирле сарыкларны прекос токымы белән каплаттым, ди Рамил. Курдюк токымлы тәкәләре дә бар. Кыскасы, хуҗа сарыкларны ит өчен үрчетә. Йоны, тиресе очсыз, ә менә ите кыйммәт, өстәвенә, диетик ризык санала. Бер сарыктан 38-40 килограмм ит чыга. Гыйбадуллиннарның үз сатып алучылары бар. Корбан бәйрәме алдыннан корбанлыкка дип шактый сарыкларын сатып алганнар. Сарыкларны хасиятләп карасаң гына: алар урыны коры, чиста булырга тиеш. Рамил буаз сарыклар, бәрәннәрне аерым асрый. Иткә җибәрәселәре үзләре бер утарда. Терлек азыгын исә җитәрлек әзерләгәннәр. Агрофирма да терлек азыгы белән тәэмин итә, пай җиренә дә бирелә, боларга өстәп, Рамил үзе дә печән әзерли. Сарыклар печән, арпаны яратып ашый. Ә мөгезле эре терлек, атка берьеллык та ярый. Кош-кортны Рамил инкубаторда үзе чыгара. Ана каз, үрдәкләр утырып чыгарган бәбкәләр янына инкубаторныкыларын оста итеп кенә кушып җибәрә.
Мал-туар, кош-корт үстереп саткан акча гаилә бюджетын шактый тулыландыра. Гыйбадуллиннарның йорт салырга исәпләре бар. Үз йортың, янәшә-тирәдә тезелеп киткән каралты-кураң булу үзе зур нәрсә бит, ди хуҗа. Тырыш, эшкә карусыз бу гаиләнең максатларына ирешүләренә шик юк.
Әлеге авылда яшәүче Людмила һәм Федор Милочкиннар исә күп итеп мал-туар асрап, шуннан кергән керемгә йортларына янкорма төзи. Әлеге гаиләдә дүрт бала үсә, яңа елда гаиләдә тагын бер сабый артачак. Балаларның икесе мәктәп яшендә, әти-әниләренә мал-туар карашырга алар булыша.
2009 елда Милочкиннар "Үзмәшгульлек" программасына кереп, Людмила - терлекчелек, Федор яшелчәчелек буенча эшчәнлек башлый. Хуҗалыкта ике сыер, бозаулар, бихисап күп дуңгыз асрала. Хуҗабикә авыл халкына сөт, сөт ризыклары җитештереп сата. Дистәгә якын дуңгыз суеп сатканнар. Киләсе елга күп итеп каз асрарга җыеналар. Яшелчәчелек буенча эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Узган ел корылык комачауласа, быел шактый күп бәрәңге үстереп сатканнар. Гаиләгә кергән керемнең күбесе төзелешкә кереп бара. Иң мөһиме, Милочкиннар гаиләсендә хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.
Бу авылда яшәүче Шабалиннар да күпләп мал асрый. Светлана эшсез, Сергей - "Зәй шикәре" агрофирмасында механизатор. Иртә яздан декабрь аена кадәр басудан кайтып керми ул. Бүгенге көндә дә машиналарга чөгендер төяп озата. Йорттагы, хуҗалыктагы бөтен эш Светлана һәм аларның өлкән улы Рөстәм җилкәсендә.
Шабалиннар моннан өч ел элек яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт салып кергән булганнар. Мал-туар сатудан кергән табыш әлеге йорт төзелеше өчен алынган кредитны каплауга тотыла. Алар сыер, бозаулар, сарык, дуңгыз, күпләп кош-корт асрый. Узган ел 25 баш дуңгыз саттык, ди Светлана. Аларның үз сатып алучылары бар. Терлек азыгын исә җи-тәрлек әзерләгәннәр. Алдагы елда малларның баш санын арттырырга исәпләре.
Әлеге гаиләләрдә, терлек асрау белән беррәттән, балалар эшкә өйрәнеп, хезмәтне яратып үсә. Эш белән чарланып үскән малай-кызларның урамда трай тибәргә вакыты юк. Алар эш сөючән булып, акчаның каян килгәнен белеп үсәләр. Тир түгеп табылган акча кадерле дә.
Поручикта әнә шундый яшь гаиләләр яши. Үз эшеңне булдыру, аны нәтиҗәле итеп оештыру җиңел түгел. Табышка эшләү өчен еллар буе үҗәтләнеп эшләргә кирәк. Бу юлны үз көченә ышанганнар гына сайлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев