Әлеге рәсемдә сез "Восток" агрофирмасының "Сармаш" бүлекчәсе механизаторларын күрәсез. Нияз Җамалиев агрегаты язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп, үз вакытында башкарды, күрше Югары Мәлем басуларында эшләргә дә өлгерде. Агрегатка механизатор Рамил Корбанов чәчүлек орлыкны ташып өлгереп җитешә алмады. Эшкә үҗәт, тынгысыз Нияз егетләрдән дә сыйфатлы эш таләп итә. Ул үзе механизаторлар...
Әлеге рәсемдә сез "Восток" агрофирмасының "Сармаш" бүлекчәсе механизаторларын күрәсез. Нияз Җамалиев агрегаты язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп, үз вакытында башкарды, күрше Югары Мәлем басуларында эшләргә дә өлгерде. Агрегатка механизатор Рамил Корбанов чәчүлек орлыкны ташып өлгереп җитешә алмады. Эшкә үҗәт, тынгысыз Нияз егетләрдән дә сыйфатлы эш таләп итә. Ул үзе механизаторлар династиясеннән. Әтисе Шадрсәет (мәрхүм) гомере буе техника иярләде. Нияз әтисе һөнәренә тугры калды. Егетләр хәзер басу-кырларда тишелеп чыккан чәчүлекләрне ашлау белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев