Авыл хуҗалыгы

Елга нәтиҗә ясалды

Район авылларында халык җыеннары дәвам итә. Узган җомгада очрашулар Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте. Аларда район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, «Зәй» агрофирмасы җитәкчелеге, шәһәр, район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты. Югары Шепкә авылы мәдәният йортында узган очрашуга халык шактый күп җыелган иде....

Район авылларында халык җыеннары дәвам итә. Узган җомгада очрашулар Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте. Аларда район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, «Зәй» агрофирмасы җитәкчелеге, шәһәр, район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Югары Шепкә авылы мәдәният йортында узган очрашуга халык шактый күп җыелган иде. Биредә авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә күзәтүне "Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсе җи-тәкчесе Хәлил Хәсәнов ясады. Әлеге бүлекчәдә 75 кеше хезмәт куя. Алар көче белән узган ел 1794 гектар мәйданда бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алынган. Уңыш бер гектардан уртача 40 центнер тәшкил итә. Шулай ук шикәр чөгендере уңышы да яхшы. Шикәр заводына барлыгы 37540 тонна чөгендер озатылган. Бүлекчә җитәкчесе аеруча тырыш хезмәт куйган механизаторлар Айдар Шәрәфиев, Дамир Мостафин, Айрат Гәрәевларны билгеләп үтте. Узган ел 1425 тонна сөт җитештерелгән. Иң күп сөт савып алучы - Равилә Һадиева.

Җыенда шепкәлеләрне иң кызыксындырган мәсьәлә - пай җирләре өчен түләү булды. Биредә барлыгы 830 пайчы исәпләнә. Шуларның 780е арендага бирелгән җир өчен агрофирмадан икмәкләтә түләү алган. Тагын 50 кеше белән исәп-хисап ясау эшен төгәллисе бар. Хәлил Хәсәнов кайберәүләрнең пай җире өчен акчалата түләү сорауларын белдерде. Ул моның өчен башта ашлык сатарга кирәклеген искәртте. Шулай да киләчәктә проблеманы тулысынча хәл итү юлларын уйларга вәгъдә ителде.

Җыенда хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша бушлай укып һөнәр үзгәртү, яшь кешеләргә авыл җирләрендә яңа программалар нигезендә эшкә урнашырга ярдәм итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде. 15 февральдә Югары Шепкә авыл җирлегендә мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы эшләячәк. Теләгән кешеләр бирегә килеп консультация ала алалар һәм үзәккә исәпкә басарга теләүчеләр, эшсез буларак исәптә торучыларга теркәлү мөмкинлеге тудырыла. Салым түләү, социаль хезмәтләр, "Россельхоз-банк"тан ташламалы кредитлар бирелү, пенсия буенча үзгәрешләр турында да тиешле мәгълүматлар җиткерелде. Халыкны аерым кызыксындырган сорауларга белгечләр җавап бирде. 4 мартта үтәчәк Россия Президентын сайлаулар уңаеннан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәдинә Канәфина чыгышы тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Елга нәтиҗә ясалды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы