Поповка авыл җирлегендә күп итеп мал-туар, кош-корт асраучылар шактый. Биредә шулай ук умартачылык актив үсеш алып килә. Хуҗалыкларда 470 баш умарта кышлауда. Җирлектә 12 фермер исәпләнә. Шәхси хуҗалыгында күп итеп мал асраучылар, хуҗалыкларында тезелеп киткән умарталар булу сокландыра. Любовь белән Сергей Глуховлар хуҗалыгында бүгенге көндә 18 баш мөгезле эре терлек...
Поповка авыл җирлегендә күп итеп мал-туар, кош-корт асраучылар шактый. Биредә шулай ук умартачылык актив үсеш алып килә. Хуҗалыкларда
470 баш умарта кышлауда. Җирлектә 12 фермер исәпләнә. Шәхси хуҗалыгында күп итеп мал асраучылар, хуҗалыкларында тезелеп киткән умарталар булу сокландыра.
Любовь белән Сергей Глуховлар хуҗалыгында бүгенге көндә 18 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 7се - савым сыер. Җирлектәге 55 баш мөгезле эре терлекнең күпчелеге Глуховларда дигән сүз. Моңа өстәп, ат, дүрт дистәгә якын сарык, куян асрыйлар. Якын-тирә авыллардан корбанга сарыкны алардан килеп алалар. Күп итеп каз үстереп сатканнар. Салкын кышта 60лап тавык асрап кара әле?! Күпләп бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешен дә үстерәләр. Печән әзерләүгә Глуховлар иртә керешә. Гаиләгә печән җыеп, аны алып кайтуда энеләре Георгий булыша. Энеләренең үз "МТЗ-40" тракторы бар. Җәй буена 15ләп трактор печән алып кайтабыз, ди Сергей. Мал-туар асрарга каралты-куралары җитәрлек. Алар сәндрәсе печән белән тулган.
Поповка - болын-кырларга бай авыл. Мал-туарга йөрергә мөмкинлек бар. Эре мөгезле терлекләрне көтүгә йөртәләр. Сарыклар үз көйләренә болын-кырларны иңли. Язын-җәен көтү чираты тиз килеп җитә икән. Ә менә олы малның көтүдә йөрүе күп мәшәкатьләрдән аралый Глуховларны.
-Табигать белән аралашып, җаннарны ял иттереп кайтасың бер, - ди Любовь.
Сергей үзе фермерга ялланып эшли, Любовь исә авылның хат ташучысы.
-Әле үзем дә чыгып булышыр идем, дәрт бар, көч-куәт кенә юк, - ди 93 яшьлек әтиләре Иван.
Глуховлар эшне җайлап башкара. Тәртипләп эшләгәндә барысына да өлгереп була, ди Любовь. Ул почтаны өләшкәч, йөгерә-йөгерә маллар карарга ашыга. Маллар караулы, аслары чиста, алларында азык җи-тәрлек. Сергей белән Любовь бер-берсен ярты сүздән аңлый. Бергә киңәшләшеп башкара алар эшне.
Әлеге рәсемдә сез аларны мал-туарларын ашатканда күрәсез. Һәр малның үз исеме, кушаматы. Алар хуҗаларын яратып, көтеп ала. Авылда яшәүче Глуховлар кебек тырыш гаиләләрне күреп күңел сөенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев