Район басуларыннан 609 гектарда 19665 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 285 центнер тәшкил итә. Чөгендер алу белән 11 комбайн шөгыльләнә. Агрофирмалар арасында иң күп алынган мәйдан «Восток» агрофирмасында. "Зәй шикәре" агрофирмасында шикәр чөгендере 2796 гектар мәйдан били. Ике көн элек әлеге агрофирманың "Заман" бүлекчәсендә чөгендер алуга керештеләр....
Район басуларыннан 609 гектарда 19665 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 285 центнер тәшкил итә. Чөгендер алу белән 11 комбайн шөгыльләнә. Агрофирмалар арасында иң күп алынган мәйдан «Восток» агрофирмасында.
"Зәй шикәре" агрофирмасында шикәр чөгендере 2796 гектар мәйдан били. Ике көн элек әлеге агрофирманың "Заман" бүлекчәсендә чөгендер алуга керештеләр. Бу эш 185 гектар мәйдан биләгән Поручик авылы басуыннан башланды. Басу чүпсез, яңгырлардан соң татлы тамыр тагын да үсә төшкән. Биредә агрофирманың дүрт "РОПА" комбайны тәүлек буе эшли. Комбайннарны тәҗрибәле, үз эшенең осталары Иван Ионов, Иван Калинов, Дамир Баһаутдинов, Валерий Афанасьев, Шәйхенур Миннекәев, Валерий Бутяев, Виктор Мерясов, Михаил Никандров иярли. Алар смена алышынганда техниканың төзеклеген дә тәэмин итә.
-Безнең төп бурыч - булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу, - ди комбайнчылар, беравыздан.
Араларында иң тәҗрибәлесе - Иван Калинов, аннан кала Иван Ионов һәм Шәйхенур Миннекәев. Комбайн берьюлы алты рәт чөгендерне казып ала, ул сәгатенә дүрт чакрым тизлек белән генә бара. Басуны дүрт мәртәбә әйләнүгә, бункерлар тула. Чөгендер ташучы машиналар басу белән завод арасын иңләп кенә тора. Бүлекчә җитәкчесе Семен Агеев егетләрнең эшләвеннән, чөгендер уңышыннан канәгать. Әлеге басуда уңыш уртача 350 центнер тәшкил итә. Семен Семенович Виктор Пайгильдин белән Олег Мелеховны мактап телгә алды.
Бүлекчәдә эш һәм тукландыру яхшы оештырылган. Алынган чөгендер шунда ук машиналарга төяп озатыла. Чөгендер төяү комбайнында Олег Мелехов хезмәт куя, аңа Владимир Ершов белән Вячеслав Удот булыша. Олег соңгы 5-6 елда көзен чөгендер төяү эшен башкара, бу эшнең җаен алган ул. Көннәр шулай матур торып, үстергәнне җыеп алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев