Район хуҗалыкларында язгы чәчү чорына әзерлек эшләре бара. Авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау эше 1 апрельгә төгәлләнергә тиеш. Чит илдә эшләнгән тракторлар "Финагротрейд" ҖЧШендә төзекләндерелде, аларның барысы да язгы кыр эшләренә әзер. Үзебездә эшләнгән техникалар, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәләрендә ремонтланды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, райондагы барлык тракторларның -...
Район хуҗалыкларында язгы чәчү чорына әзерлек эшләре бара. Авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау эше 1 апрельгә төгәлләнергә тиеш. Чит илдә эшләнгән тракторлар "Финагротрейд" ҖЧШендә төзекләндерелде, аларның барысы да язгы кыр эшләренә әзер. Үзебездә эшләнгән техникалар, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәләрендә ремонтланды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, райондагы барлык тракторларның - 83, чәчкечләрнең 93 проценты ремонтланган. Культиваторлар әзер, механизаторлар тагылма агрегатлар әзерләү, комплектлаштыру белән мәшгуль. Тиздән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ташламалы бәядән дизель ягулыгы кайтартылачак. Авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Валерий Кудряшов әйтүенчә, агрофирмаларда минераль ашлама туплау эше уңышлы бара. 17 мартка алынган мәгълүматлар буенча, гектарына 65 килограмм исәбеннән ашлама тупланган. "Зәй шикәре" агрофирмасында ул - 3918, "Восток"та - 4301, "Зәй"дә - 2890, "Нива"да - 115, фермер хуҗалыкларында 600 тонна тәшкил итә. Республика буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уртача бер гектарга нибары 12 килограмм ашлама туры килә. Азотлы ашламалар районга Менделеевскийдан кайтарыла, катлаулылары Круглое Поле станциясе аша алып кайтыла.
Чәчүлек материалга килгәндә, алдагы еллардан аермалы буларак, орлык сортларга аерылып, чистартылды, бүгенге көндә исә "Агрокөч-Төркем" ЯАҖенә караган "Кама" агрофирмасында орлыкчылык заводында инкрустация уздырыла. Идарә белгечләре әйтүенчә, сыйфатлы чәчүлек материал тиешле күләмдә әзер.
"Зәй шикәре" агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәткә бара. Минераль ашлама җитәрлек күләмдә тупланды, "Кама" агрофирмасыннан беренче партия чәчүлек материал кайтты, ди агрофирманың баш агрономы Җәүдәт Фәйзуллов. Агрофирмага язгы чәчүгә 1160 тонна бодай, 840 тонна арпа, 200 тонна солы, 200 тонна борчак кирәк булачак. "Зәй" агрофирмасында исә чәчү һәм туфрак эшкәртүче техника ремонтланган, механизаторлар машиналар көйләү, агрегатлау, комплектлау эше белән мәшгуль.
Үсемлекчелек белән шөгыльләнүче белгечләр язгы кыр эшләренә теоретик яктан да әзерләнә. Бу көннәрдә "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ Казан дәүләт аграр университеты, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Татарстан буенча филиалы белән берлектә үсемлекчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрү буенча агрономнар өчен укулар оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев