Авыл хуҗалыгы

Файдалы очрашу

Гүлкин авыл җирлегендә үткән халык җыены авыл хуҗалыгы тармагында узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга һәм кешеләрне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә багышланды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Авыл хуҗалыгындагы эшчәнлек турында Кузайкино җитештерү комплексы директоры Валентин Ксенофонтов сөйләде. Ул 2011 елның игенчелек һәм терлекчелек өчен уңышлы булуын ассызыклады....

Гүлкин авыл җирлегендә үткән халык җыены авыл хуҗалыгы тармагында узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга һәм кешеләрне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә багышланды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

Авыл хуҗалыгындагы эшчәнлек турында Кузайкино җитештерү комплексы директоры Валентин Ксенофонтов сөйләде. Ул 2011 елның игенчелек һәм терлекчелек өчен уңышлы булуын ассызыклады. Аеруча борчактан яхшы уңыш алынган. Артык чыгымнар таләп итмәүче бу культураның гектарыннан уртача 24 центнер уңыш җыелган. Шулай ук терлекчелектә дә сынатмаганнар. Бер сыердан уртача 4800 килограмм сөт савып алынган.

Район башлыгы Гүлкин һәм Елань авыллары хезмәтчәннәренә куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдереп, алга таба да шушы темпта эшләргә, киләчәккә ышаныч белән карарга өндәде.

Төрле оешма, хезмәтләр җитәкчеләренең ташламалы хезмәтләр, яңа үзгәрешләр турында мәгълүматыннан соң, җыенда катнашучылар үзләрен борчыган сораулар белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, Гүлкин пенсионерларын үз тырышлыклары белән салган йорт-хуҗалыклары өчен салымнар күләме зур булуы борчый. Район башлыгы бу сорауны Дәүләт Думасы депутатларына җиткерергә вәгъдә итте. Чөнки милек өчен салым закон белән карала, ә законнарга үзгәрешне депутатлар гына кертә ала.

Светлана Симонова - өч бала анасы, терлекчелектә эшли, аның айлык хезмәт хакы - 9 мең сум. Ул үзенең каралты-курасын төзекләндерү өчен кредит алырга тели.

- Кайсы гына банкка мөрәҗәгать итсәм дә, мине хезмәт хакыгыз аз, сезгә кредит бирә алмыйбыз, дип борып җибәрәләр. Минем хәлдә калучы гаиләләр аз түгелдер. Безгә нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? - ди ул.

"Россельхозбанк"ның Зәйдәге өстәмә офисы идарәчесе Миннәхмәт Хәсәнов авыл җирендә яшәүчеләргә ташламалы кредитлар булуын, хезмәт хакы аз булганда, кредитны аз-азлап алу мөмкин дип белдерде. Моңа өстәп ул кредит биргәндә айлык хезмәт хакы аз булучыларның керемнәренә хуҗалыкта асралучы терлекләрдән керүче табышның да өстәлүен, шул рәвешле, гаилә керемен арттырып күрсәтү мөмкинлеге булуын әйтте. Ләкин моның өчен башка банкларга әҗәт булмау һәм кредит алучының бурычын каплаячагын ышандыручы җаваплы кешесе булуы кирәк. Һәрхәлдә тырышып хезмәт куючыларга дәүләт программалары нигезендә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Миннәхмәт Хәсәнов шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен дәүләт программасыннан файдаланып, кредит алып, үз бизнесын булдырырга теләүчеләрнең Гүлкиндә, башка җирлекләргә караганда, аз булуын әйтте. Мондый программадан җирлектә нибары 7 кеше файдаланган. Киләчәктә ул халыкны активрак булырга чакырды.

Җыенда сүз 4 мартта үтәчәк Россия Президентын сайлауларга әзерлек турында да барды. Аның буенча "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәдинә Канәфина сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Файдалы очрашу
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы