"Энергетик" Мәдәният сарае каршында авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча шимбә ярминкәсе үткәрү дәвам итә. Узган атнадагысы 1 октябрь - Өлкәннәр көненә туры килде. Шул сәбәпле, ярминкәдә тәкъдим ителүче продукция бәяләре дә киметелде. Сатып алучыларның да күпчелеген өлкән кешеләр тәшкил итте. Алар кышка яшелчә, бәрәңге, бал алу нияте белән чыккан иде....
"Энергетик" Мәдәният сарае каршында авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча шимбә ярминкәсе үткәрү дәвам итә. Узган атнадагысы 1 октябрь - Өлкәннәр көненә туры килде. Шул сәбәпле, ярминкәдә тәкъдим ителүче продукция бәяләре дә киметелде. Сатып алучыларның да күпчелеген өлкән кешеләр тәшкил итте. Алар кышка яшелчә, бәрәңге, бал алу нияте белән чыккан иде. Берәүләре оныгын, улын ияртеп, бәрәңге сатучы машина янында кайнашса, икенчеләре арбасына капчыгы белән суган, кишер салып, өенә юнәлде. Балык, кош, сыер, дуңгыз ите сатучылар тирәсендә дә халык шактый иде. Арзан бәядән күңелгә ошаган сыйфатлы продукция алып калырга ашыкты алар.
Ярминкә читендәрәк ашыгып-ашыгып ит чабучыларга күзем төште. Алар Суык Чишмә авылыннан фермер Хәсәновлар булып чыкты. Бер сыер алып килгән идек, сатып та бетерәбез менә, диде алар.
- Бик яхшы булды әле, ярый бүген ярминкәгә чыгарга ниятләдек. Килограммы 170 сумнан сөяксез диярлек ит сатып алдым. Базарда ит бәясе - 220 сум. Барлы-юклы пенсиягә аерма нык сизелә. Гомумән, менә шундый ярминкәләр оештырылуга бик сөенәм мин. Әле менә сарымсак та алдым, - ди, олы капчыгына күрсәтеп, Мөдәррис Хәбибуллин.
Бу көнне аның кебек ярминкәдән мул азык запасы туплап кайтып китүчеләр шактый булды. Кем белән генә сөйләшсәң дә, барысы да ярминкәләрдән бик тә канәгать булуын белдерде. Әллә каян килгән түгел, үзебездә җитештерелгәнне алу ышанычлы да, күңелле дә шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев