Авыл хуҗалыгы

Казлары да казлары

Татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган. Йорт күтәргәндә, бәрәңге утыртканда, каз-үрдәк суйганда туган-тумача гына түгел, күрше-тирә, авылдашлар җыелып, эшне өмә итеп башкаралар. Бу үз чиратында эшне җиңеләйткән, туганлык җепләрен ныгыткан. Кайбер авылларда бу йола хәзер дә саклана. Күп итеп каз асраучылар каз өмәләре ясый. Бура-Киртә авылында яшәүче Алия...

Татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган. Йорт күтәргәндә, бәрәңге утыртканда, каз-үрдәк суйганда туган-тумача гына түгел, күрше-тирә, авылдашлар җыелып, эшне өмә итеп башкаралар. Бу үз чиратында эшне җиңеләйткән, туганлык җепләрен ныгыткан. Кайбер авылларда бу йола хәзер дә саклана. Күп итеп каз асраучылар каз өмәләре ясый. Бура-Киртә авылында яшәүче Алия Зарифуллина быел 60 каз үстерде. Дүрт мәртәбә каз йолку өмәсе үткәрде ул. Соңгысында без - массакүләм мәгълүмат чараларына да катнашырга туры килде. Күрше-тирә, туганнар җыелып, түгәрәкләнеп утырып каз йолкыйлар. Казлары да казлары. Берсе-берсе 7-8 килограмм тәшкил итә. Эч мае да бер табак. Өмәчеләр шулкадәр тиз, чиста итеп, тиресен ертмыйча йолкый казларны. Шунлыктан Алия апаның казларына сорау да зур. Күрше-тирә шәһәрләрдән инде заказ биреп куйганнар. Матур, симез казлар нинди генә туй табыннарын бизәми?! Каклап та саткан елларым булды, ди хуҗабикә. Өмәчеләр Рәзинә апа Шәмсетдинова, Рузилә Шәйхетдинова, Гөлнар Зарифуллина әнә ничек оста итеп йолкыйлар казларын. Алар янәшәсендә Алия апаның оныклары Дамир белән Илфар да кайнаша - канат сыдыралар. Аннан өмәчеләр каз түшкәләрен көянтәгә элеп, чишмәгә юл ала.

- Алия булдыра, ел да йоласына туры китереп өмә үткәрә, - ди Рәзинә апа. Ә балалар исә ел да казлар күп булсын, дип каурый канат чәчә. Алия апа исә кунакларны, су буеннан кайткач, каз коймагы белән сыйлый.

Алия апа моннан берничә ел элек бәбкәләрне ике оя утыртып чыгара торган була. Хәзер уңайлы, шалтыратуга бер көнлек бәбкәләрне өйгә үк китереп бирәләр, ди хуҗабикә. Илфар белән Дамир җәй буе су буенда бәбкә саклаганнар. Бер бәбкәне дә тилгәнгә бирмәгәннәр.

Киләсе елга Алия апа 100 баш каз үстерергә ниятли. Моның өчен быелдан ук әзерлек хәстәре күргән, азык запасы туплаган. Тырыш кеше менә шулай каз асрап та көн күрә. Хәзер мөмкинлекләр бар, иренмә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Казлары да казлары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы