Авыл хуҗалыгы

Комбайннар тәүлек буе кырда

Районның төп культурасы - шикәр чөгендерен алу быел, башка еллар белән чагыштырганда, ярыйсы гына алдан башланса да, даими явып торган яңгырлар эшкә нык комачаулады. Нәтиҗәдә эш темплары кимеде. Район җитәкчелеге, "Агрокөч-Төркем" АҖ белгечләре белән бергәләп күрелгән чаралар нәтиҗәсендә агрофирмаларда эш тукталмады. Бу көннәрдә исә эш темплары арта төште. Соңгы мәгълүматлар...

Районның төп культурасы - шикәр чөгендерен алу быел, башка еллар белән чагыштырганда, ярыйсы гына алдан башланса да, даими явып торган яңгырлар эшкә нык комачаулады. Нәтиҗәдә эш темплары кимеде. Район җитәкчелеге, "Агрокөч-Төркем" АҖ белгечләре белән бергәләп күрелгән чаралар нәтиҗәсендә агрофирмаларда эш тукталмады. Бу көннәрдә исә эш темплары арта төште. Соңгы мәгълүматлар буенча чөгендер барлык мәйданның 49,3 процентында алынды, 278684 тонна татлы тамыр җыелды. Уңыш гектарыннан уртача 384 центнер тәшкил итә.

Бүгенге көндә басуларда 13 чөгендер алу комбайны эшли. Эш ике сменада оештырылып, тәүлек буе диярлек дәвам итә. Хәзер чөгендер көн саен 180 гектарда алына. Эш җиңел бара дип әйтеп булмый, билгеле. Нык юеш басуларда эшләве аеруча авыр. Эш барышын контрольдә тоту, кирәк булган очракта тиешле оештыру чаралары күрү максатында татлы тамыр алучы комплексларга район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, агрофирмалар белгечләре беркетелде. Алар төнге сменада эшне аерым контрольдә тота. "Агрокөч-Төркем" АҖнең техник хезмәт күрсәтүчеләре тәүлек буе эшкә күчте. Мобиль бригадалар кирәк урынга сәгате-минуты белән килеп җитә.

Соңгы мәгълүматлар буенча шикәр заводы 278684 тонна чөгендер кабул итте. Бирегә ул Зәй, Сарман, Чирмешән һәм Тукай районнары басуларыннан китерелә. Зәйлеләр заводка 146693 тонна татлы тамыр тапшырды. Предприятие хәзер көненә 8400-8500 тонна чимал кабул итә. Чөгендернең шикәрлелеге - 16,60, пычраклылыгы - 11,5 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Комбайннар тәүлек буе кырда
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы