"Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсе узган елны ярыйсы күрсәткечләр белән тәмамлады. Хуҗалыкның барлыгы 7389 гектар җире бар, шуның 6037се - сөрүлек җир. Тракторчылар Нәкыйп Харисов, Илдус Хисамиев, Хәниф Хәйдәров, Данияр Зарифуллин, Җәүдәт Садыйков, Илдус Хәйруллин, Илфат Хәйруллиннар язгы кыр эшләрен башкара. Әлеге бүлекчә игенчеләре тырышлыгы, фидакарь хезмәте белән 2288 гектарда бөртекле...
"Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсе узган елны ярыйсы күрсәткечләр белән тәмамлады.
Хуҗалыкның барлыгы 7389 гектар җире бар, шуның 6037се - сөрүлек җир. Тракторчылар Нәкыйп Харисов, Илдус Хисамиев, Хәниф Хәйдәров, Данияр Зарифуллин, Җәүдәт Садыйков, Илдус Хәйруллин, Илфат Хәйруллиннар язгы кыр эшләрен башкара. Әлеге бүлекчә игенчеләре тырышлыгы, фидакарь хезмәте белән 2288 гектарда бөртекле культуралар чәчелеп, алардан 75637 тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 34 центнер тәшкил иткән. Көзге культуралар исә 378 гектарда чәчелгән, аларның да уңышы ярыйсы: гектарыннан 31 центнер тирәсе. Бүлекчә дәүләткә 58916 мең сумлык 72984 центнер ашлык саткан. Игеннәрне җыеп алуда комбайнчылар Марат Мөхәммәтдинов, Айнур һәм Артур Сафиннар зур тырышлык куйган. Машина йөртүчеләр Дамир Шакиров, Илфат Фәрхетдинов, Фәнил Нәбиуллин, Ильяс Мархановлар хезмәте аеруча мактауга лаек.
Бүлекчәдә шикәр чөгендере игүгә дә игътибар зур: биредә 487 гектарда татлы тамыр үстерелгән. Уңыш гектарыннан уртача 494,8 центнер тәшкил иткән. Шикәр заводына 23504 тонна чимал озатылган.
Ярышлылар терлекчелектә дә сынатмый. Терлекләрне кышын асрау өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән. Кышлатудагы маллар өчен барлыгы 128860 центнер - салам, 9086 центнер печән тупланган, 81749 центнер - сенаж, 128860 центнер силос салынган. Бүгенге көндә бүлекчәдә 2549 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1175е - савым сыер. Хуҗалыкта узган ел 59517 центнер сөт савылган. Бер сыерга уртача 5065 килограмм сөт туры килә.
Узган ел Бура-Киртә фермасы республика программасы буенча капиталь төзекләндерелеп, аңа яңа жиһазлар куелды, су эчергечләр ясалды. Биредә сыер савучылар өчен хезмәт шартлары яхшырды. Бүгенге көндә комплекста 295 баш сыердан 4800 килограмм сөт савыла. Узган ел бу күрсәткеч 2972 килограмм булган. Бу - 1828 килограммга артык дигән сүз. Сыер савучылар Әлфия Чикина, Мәкъфия Хәбибуллина, Раушания Хәбибрахмановалар эше игътибарга лаек.
Әхмәт терлекчелек комплексы буенча 900 баш сыердан 44166 центнер сөт савылган. Бер сыерга уртача 5001 килограмм сөт туры килә. Биредә уртача көнлек артым 725 грамм тәшкил итә. Барлыгы 988 баш бозау алынган. Сөт һәм ит сатудан 127022 мең сум акча кергән.
"Ялкын" бүлекчәсе буенча гомуми керем 237328 мең сум тәшкил итә.
Бүлекчәдә барлыгы 150 кеше хезмәт куя, аларның 79ы - механизатор, 79ы - терлекче, 20се - сыер савучы. Менә шул хезмәтчәннәр тырышлыгы белән тармакның барлык юнәлешендә эш бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев