Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Политехник колледжда да моңа әзерлек йөзеннән авыл хуҗалыгы белгечләре һөнәрен үзләштерүчеләр арасында һөнәри осталык атналыгы үткәрелде. Ул инде берничә ел рәттән уздырылып, традицион төс алды. Чөнки тракторист-машинист һөнәрен үзләштерүче өченче курс егетләре язгы кыр эшләре барышында теоретик белемнәрен практикада ныгытырга тиеш. Колледж директоры Николай Воропаев...
Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Политехник колледжда да моңа әзерлек йөзеннән авыл хуҗалыгы белгечләре һөнәрен үзләштерүчеләр арасында һөнәри осталык атналыгы үткәрелде. Ул инде берничә ел рәттән уздырылып, традицион төс алды. Чөнки тракторист-машинист һөнәрен үзләштерүче өченче курс егетләре язгы кыр эшләре барышында теоретик белемнәрен практикада ныгытырга тиеш. Колледж директоры Николай Воропаев әйтүенчә, берничә эре хуҗалыктан 50 студентны язгы кыр эшләре вакытында ярдәмгә җибәрүне сорап заявка килгән. Эш башланганчы, агрофирмалар җитәкчеләре, фермер хуҗалыклары башлыклары егетләрнең нәрсәгә сәләтле булуын күзәтеп, үзләренә эшкә чакыра. Дәүләт техник күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре, ныклы тикшерү үткәреп, егетләргә авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү өчен вакытлыча рөхсәт документлары бирә.
- Соңгы елларда агрохуҗалыклардан безнең егетләргә сорау зур. Чөнки хәзер авыл хуҗалыгы техникасының күбесе чит илдә эшләнгән. Ә яшьләрнең яңа технологияләрне, машина белән электрон идарә итү системасын үзләштерү сәләте көчле. Хуҗалык җитәкчеләреннән безгә еш кына, чәчү, урып-җыю вакытында сезнең егетләр булмаса, безгә алга куелган бурычны үтәп чыгу авыр булыр иде, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу - безнең укыту системасына зур бәя, - ди Николай Воропаев.
Политехник колледжда авыл хуҗалыгы белгечлеген үзләштерү өчен аеруча яхшы шартлар тудырылган. Уку йортының чит илдә эшләнгән яңа комбайн, тракторлары, төрле тагылма агрегатлары бар. Егетләр имтиханнарны нәкъ менә шушы яңа техникада тапшыра. Агрофирмалар соравы буенча колледжда кышкы чорда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен курслар да оештырыла. Биредә алар яңа техника белән идарә итү серләренә өйрәнә.
Колледжда булачак тракторист-машинистлар, комбайнчылар, авыл хуҗалыгы механизациясе белгечләренә һөнәри осталык бәйгесендә катнашу белемнәрен тагын да ныгытырга ярдәм итә. Чөнки егетләр атна дәвамында берничә этапта теория ягыннан да, техника белән оста идарә итүдә дә белем туплый.
Бәйгедә катнашучыларның берсе - Сарсаз-Баграж егете Александр Пукаев көндәшләренең җитди булуын әйтте. Александр колледжны тәмамлагач, "Восток" агрофирмасына эшкә кайтырга җыена. Биредә инде ул урып-җыю чорында комбайн ярдәмчесе булып эшләп, өлешчә практик сынау узган.
- Бәйге барышында егетләребез техниканы йөртүдә генә түгел, мәсәлән, чәчү агрегатларын тракторларга дөрес эләктерү һәм моны җитез, сыйфатлы башкаруда да көч сынаша. Быел бәйгедә 20 егет катнашты, - ди укытучы Равил Әгъләмов.
Җиңүче район данын республика күләмендә якларга тиеш. Узган ел политехник колледж студенты Юрий Кусков мондый бәйгедә республикада I урын алды.
Ә быелгы бәйге нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы тракторчы» исемен Рафист Сәфәров алды. «Машина белән иң яхшы идарә итүче» дип Вадим Самарцев табылды. Район данын республика күләмендә нәкъ менә Вадим яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев