Малларны кышлату чорына кердек. Район хуҗалыкларында бүген тәүлеккә бер савым сыердан 12,5 килограммнан артык сөт савыла. Тик бу хәл безгә тынычланырга мөмкинлек бирми. Хуҗалыкларда файдаланылмаган резервлар бар. Бигрәк тә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, бозауларны саклап калу, терлекчелектә нәсел эшен яхшырту, хезмәткә түләү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә проблемалар юк...
Малларны кышлату чорына кердек. Район хуҗалыкларында бүген тәүлеккә бер савым сыердан 12,5 килограммнан артык сөт савыла. Тик бу хәл безгә тынычланырга мөмкинлек бирми. Хуҗалыкларда файдаланылмаган резервлар бар. Бигрәк тә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, бозауларны саклап калу, терлекчелектә нәсел эшен яхшырту, хезмәткә түләү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә проблемалар юк түгел.
"Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе сөтчелек комплексында маллар тук. Печән, салам, сенаж, силос, фураж җитәрлек. Азык иркен булгач, малларны карарга да рәхәт, ди терлекчеләр.
Яхшы сыйфатлы печән малларның алдыннан өзелми, азыкны пешереп, тәмләндереп, төрләндереп, витаминнар белән баетып бирәләр. Тук маллар көр, үлем-китемгә дә юл куелмый. Биналар төзек, чиста, бөтен җирдә тәртип. Бүгенге көндә терлекчелек комплексы сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшли. Комплекста 1414 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 775е - савым сыер. Хәзер тәүлеклек савым 13 килограмм тәшкил итә.
- Малларның рационы никадәр мулдан булмасын (бүгенгә көндә 22 килограмм азык берәмлеге әзерләнгән), продукциянең төп өлешен нәкъ менә көтүне яңарту буенча нәтиҗәле эшләү исәбенә алабыз, - ди терлекчелек комплексы җитәкчесе Альфред Хәсәнов.
Азык дигәннән, малларны көтүдә йөртеп кайтарганнан соң (маллар сәгатьләп көтелә), өстәмә азык бирү кирәклегенә дә басым ясыйлар биредә. Шул ук вакытта, быел азык иркен дип, аны бәрәкәтсез тотарга да ярамый, чөнки киләсе җәйнең ничек киләчәге билгесез, азык әзерләү үзе дә арзан эш түгел. Хуҗалык җитәкчелеге бүген маллар санын ишәйтү мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Бүгенге көндә фермаларның шактыенда сыерларны савуның сөтүткәргечле технологиягә корылуы, ә малларга азыкның үлчәү-тараткыч аркылы бирелүе терлекчеләр хезмәтен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Тик фермаларны механикалаштыру юнәлешендә соңгы елларда башкарылган эш никадәр күләмле булмасын, эшнең ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч булып кала. Комплекста үз эшенең чын осталары, теләсә нинди катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел. Бозау караучылар соңгы айда 83 баш бозау алуга ирешкән. 8 айда 680 баш бозау алынган. Бозау караучылар Гөлгенә Гобәева һәм Миргазиян Биккинин (рәсемдә) алны-ялны белми тырышып хезмәт куя.
Сыер савучылардан бүгенге көндә Энҗе Сибгатуллина иң күп сөт савып ала. Икенче урында - Әлфия Мөхәммәтҗанова. Таналардан иң күп сөт савып алучы - Илзирә Әхмәдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев