Терлекчелектә кышлату чоры. Терлекчеләр узган елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, яңа елга нинди бурычлар билгели? Бу турыда авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин сөйли: - Узган ел һава шартлары уңай килде, районыбыз басу-кырларында мул уңыш үсте. Шуның нәтиҗәсе буларак, терлекчеләребез кышлатуга яхшы әзерлек белән керде. Кышлату чорына керү...
Терлекчелектә кышлату чоры. Терлекчеләр узган елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, яңа елга нинди бурычлар билгели? Бу турыда авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин сөйли:
- Узган ел һава шартлары уңай килде, районыбыз басу-кырларында мул уңыш үсте. Шуның нәтиҗәсе буларак, терлекчеләребез кышлатуга яхшы әзерлек белән керде. Кышлату чорына керү алдыннан агрофирмалар бүлекчәләре җитәкчеләре, зооветеринарлар белән киңәшмәләр үткәрелде, бу чорга йөкләмәләр кабул ителде. Бер шартлы терлек башына 51 центнер терлек азыгы әзерләнде. Узган ел продукция җитештерү күләмендә үсеш күзәтелә. Җитәкчеләр, белгечләр һәм барлык терлекчеләрнең тырыш хезмәте белән 2011 елда 26822 тонна сөт, 2379 тонна ит җитештерелде. 2010 елга караганда, сөт - 108 процент, ит 60 тоннага күбрәк. Сыерларның продуктлылыгы артты: 1 сыердан уртача 4511 килограмм сөт савып алынды. Сөт җитештерүдә алдынгы хуҗалыклар булып "Зәй шикәре" агрофирмасы тора. Әлеге агрофирмада бер сыердан 5683 килограмм сөт савып алынды. Савымчылардан Илзирә Әхмәдиева белән Рәүфия Биктаһированы үрнәк итеп алырга була: алар күрсәткече - 1 сыердан 6 мең килограммга якын сөт.
"Союз-Агро" ҖЧШнең Гүлкин хуҗалыгы да алдынгылар рәтендә. "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй", "Зәй" агрофирмасының "Аксар" бүлекчәләрен дә әлеге җәһәттән мактап узарлык. Ит җитештерү буенча "Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлекчелек комплексын уңай яктан атарга була. Ул ит җитештерү планын 105 процентка үтәде. Әлеге комплекста терлек симертүчеләр Надежда Маслякова, Нина Байдаркина 92 тонна ит җитештерде. "Восток" агрофирмасыннан "Мәлем", "Үрнәк", "Сармаш" бүлекчәләрен тырыш хезмәт куючылар дияр идем.
Татарстан буенча файдаланылмаган резервлар күп. Эшче ресурслар җитәрлек булып та, мөмкинлектән файдаланып бетермәүчеләр бар. Алар - "Зәй" агрофирмасының "Тукай", "Ялкын" бүлекчәләре. Соңгысында бозаулар аз алына.
Тулаем алганда, узган ел терлекчелек өчен уңышлы тәмамланды. 2011 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, бозау алу, терлекләрнең баш саны артты. Агымдагы елда терлекчеләр алдында торган төп бурыч - маллар баш санын 19 меңгә җиткерү, ит һәм сөт җитештерү күләмен тагын да арттыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев