Авыл хуҗалыгы

Маяклылар яхшы старт алды

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Маяк" бүлекчәсе хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга кереште. Район территориясендә татлы тамыр барлыгы 8600 гектар мәйданны били. Шуның 491 гектары маяклыларга туры килә. Иң беренче итеп алар 110 гектарлы басуда эшне башлады. "Маяк" бүлекчәсе узган ел да районда шикәр чөгендереннән мул уңыш алды, быел да...

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Маяк" бүлекчәсе хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга кереште. Район территориясендә татлы тамыр барлыгы 8600 гектар мәйданны били. Шуның 491 гектары маяклыларга туры килә. Иң беренче итеп алар 110 гектарлы басуда эшне башлады.

"Маяк" бүлекчәсе узган ел да районда шикәр чөгендереннән мул уңыш алды, быел да сынатырга исәпләре юк, чөгендерләр эре, тигез, басу чүп үләнсез.

- Яхшы уңыш алыйм дисәң, беренчедән, һава торышының яхшы торуы кирәк, икенчедән, җирне, үсентеләрне карап, ашлап-тәрбияләп торуның нәтиҗәсе зур. Бу уңайдан безнең "Зәй шикәре" агрофирмасы җитәкчелеге ашлау, эшкәртүгә, яңа технологияләргә җитди игътибар бирә. Узган ел, мәсәлән, бу эшләрнең барысы өчен 1 гектар җиргә 44 мең сум сарыф ителгән булса, быел ул 47 мең сум тәшкил итте. Шуңа күрә уңышны гектарыннан уртача 400 центнердан да артык алырбыз дип өметләнәбез. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылды, - ди бүлекчә җитәкчесе Геннадий Абрамов.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчен куя. Басуда 4 комбайн тәүлек дәвамында ике сменада эшли. Тәҗрибәле комбайнчылар Валерий Афанасьев, Михаил Никандров, Дамир Баһаветдинов, Шәйхенур Миннекәев, Иван Калинов, Павел Мельников, Валерий Бутяев, Иван Ионов, Виктор Мерясов быел да сынатмаска исәп тоталар. Яңгырлар кыр эшләренә комачауламаса, егетләр "Маяк" бүлекчәсенә караган татлы тамыр басулары уңышын атна-ун көндә җыеп алырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Маяклылар яхшы старт алды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы