Район басуларында чәчү эшләре тәмамлану алдында. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 15 майда алынган мәгълүматлар буенча, районда язгы культуралар 42241 гектар мәйданда чәчелгән. Бу - барлык чәчеләсе мәйданның 90 проценты. Арпа, борчак, солы, шикәр чөгендере, берьеллык үлән чәчү тәмамланды. Бүгенге көндә бодай, рапс, кукуруз чәчү дәвам итә. «Нива» ҖЧШ белән «Зәй» агрофирмасында...
Район басуларында чәчү эшләре тәмамлану алдында. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән
15 майда алынган мәгълүматлар буенча, районда язгы культуралар 42241 гектар мәйданда чәчелгән. Бу - барлык чәчеләсе мәйданның 90 проценты. Арпа, борчак, солы, шикәр чөгендере, берьеллык үлән чәчү тәмамланды. Бүгенге көндә бодай, рапс, кукуруз чәчү дәвам итә. «Нива» ҖЧШ белән «Зәй» агрофирмасында чәчү эшләре төгәлләнеп килә. «Зәй шикәре» һәм «Восток» агрофирмаларында эш күп калмый.
Үсемлекчелектә тотрыклы эшләүче "Восток" агрофирмасының барлыгы 17417 гектар чәчүлек җире бар. Биредә көзге культуралар 4170 гектар мәйдан били. Язгы культуралардан арпа -3000, шикәр чөгендере - 3430, солы белән борчак 200 гектарда чәчелгән. Язгы бодай һәм рапс чәчү тәмамланып килә. Язгы чәчү белән бергә чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү эше дә алып барыла. Без бу көннәрдә әлеге агрофирманың "Сармаш" бүлекчәсендә булып кайттык.
Эссе һава шартларында эшләүче игенчеләрнең кояштан йөзләре каралып, күзләре генә ялтырап тора. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы шул. Игенчеләр моны яхшы аңлый, һәр минут кадерле. Басудан-басуга күчеп, орлыкларны җир куенына сала бара алар. Көннәрнең үтә кызу торуына борчылулары йөзләренә чыккан.
Бүлекчәнең 3108 гектар чәчүлек җиренең 486сын көзге культуралар били. Язгы культуралардан арпа, язгы бодай, чөгендер, берьеллык үлән чәчелгән инде. Рапс чәчү төгәлләнү алдында. Хуҗалыкта чәчү эшләрен зур тәҗрибәгә ия Нияз Җамалиев белән Дамир Шәйгәрданов агрегатлары башкара. Аларга чәчүлек орлыкны "МТЗ-80" тракторында Рамил Корбанов белән Феликс Галиев чыгарып тора.
Дамир - 13 яшеннән комбайнда, башта ярдәмче булып эшли, аннан комбайн һәм тракторны үзе иярли башлый. Хәзер ике дистә елга якын язын - трактор, җәен комбайнга утыра. Аның агрегатында - күрше авылдан килгән Мансур Ишмөхәммәтов белән Айзат Кашапов. "Зәй" спорт мәктәбендә инструктор булып эшләүче Айзатны агрофирма ел да язгы кыр һәм урып-җыю эшләренә чакыртып ала. Нияз белән Айзат агрофирма, район данын яклап республика бәйгеләрендә бил алышалар. Нияз да хужалыкта шактый еллар техника иярли, остазларның остазы. Аның агрегатында исә күрше булып яшәүче Расих Гыйниятуллин белән Айдар Тукмачев. Айдар армия хезмәтеннән соң, кире туган авылына кайтып эшли. Аңа кадәр комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән иде. Кыскасы, егетләр - бар да басуда чыныгу алган игенчеләр.
-Орлыкларны җир куенына салабыз-салуын, шифалы яңгырлар гына булсын иде инде. Эссе һава шартларының чәчүлекләргә зыян китерү мөмкинлеге юк түгел, - ди егетләр, пошынып.
Эссе булуы өстенә, җил дә көчле, белгечләр әйтүенчә, җылы җилле һава шартлары соңгы дымны юкка чыгара, бу бөртекле культураларның буын арасы иртә көпшәләнүенә китерә.
Механизаторлар техникаларына утырып кузгалып киткәндә, артларыннан өермәдәй тузан күтәрелде. Егетләр эшне тиз тотарга ниятли.
Бүлекчәдә үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач ашлау бара, бүген-иртәгә уҗымнарны һәм иртә чәчелгән чөгендер басуларын чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртә башлаячаклар.
Материалны газетага бастырырга биргәч, «Сармаш» бүлекчәсендә чәчү эше тәмамланып килә дигән хәбәр килеп иреште. Нияз Җамалиев агрегаты Югары Мәлем басуына күчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев