Зәй районы Югары Мәлем авыл җирлегендә 2016 ел башына барлыгы 240 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 118е - савым сыер. Биредә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар артуга бара. Агымдагы елда терлекләр баш санын арттыру юнәлешендә ныклап эшләргә җыенабыз, ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева. Җирлектә өч һәм аннан...
Зәй районы Югары Мәлем авыл җирлегендә 2016 ел башына барлыгы 240 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 118е - савым сыер. Биредә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар артуга бара. Агымдагы елда терлекләр баш санын арттыру юнәлешендә ныклап эшләргә җыенабыз, ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева. Җирлектә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 16 хуҗалык сыер саву аппаратлы булган. Бу - безнең өчен зур ярдәм, ди әлеге җиһазга ия булучылар. Узган ел алар арасында, күп сыер асраучы буларак, миниферма төзүгә алынучылар булмаган. Агымдагы елда әлеге программага керергә ният кылучылар берничә. Терлек асраучыларга мөмкинлекләр бар, алардан кыю файдаланырга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев