Быел, азык запасы җитәрлек булса да, малларны җәйге лагерьларга күчерү 26 апрельдә үк башланды. Бу, әлбәттә, җәйнең иртә килүе белән дә аңлатыла. Малларны лагерьларга күчерү турында авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин сөйли. - Заманча технологияләргә корылган 4 сөтчелек комплексыннан сыерларны җәйге лагерьларга күчерү эше 26 апрельдә башланды....
Быел, азык запасы җитәрлек булса да, малларны җәйге лагерьларга күчерү 26 апрельдә үк башланды. Бу, әлбәттә, җәйнең иртә килүе белән дә аңлатыла. Малларны лагерьларга күчерү турында авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин сөйли.
- Заманча технологияләргә корылган 4 сөтчелек комплексыннан сыерларны җәйге лагерьларга күчерү эше 26 апрельдә башланды. Беренчеләрдән булып Кадер һәм Әхмәт фермаларыннан сыерлар җәйге лагерьларга күчерелде.
Кайбер хуҗалыкларда кече товарлыклы-сөтчелек фермалары эшли. Бу фермаларда асрала торган маллар да тулысынча җәйге лагерьларга күчерелә. Районда 10 лагерь - сөт җитештерү, 10сы яшь мөгезле эре терлекләр асрау буенча оештырыла. Җәйләүләргә күчкән сыерларның сөтләре дә сизелеп арта башлады. Бүген районда көненә 72 тонна сөт савыла. Бу һәр савым сыерга 12,3 килограмм дигән сүз. Сөт савып алу буенча Чыбыклы сөтчелек комплексы алдынгылар рәтендә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев