2012 ел уңышы өчен район буенча 87340 центнер орлык әзерләнде. Шуның 85725 центнеры ГОСТ таләпләренә туры килә. Димәк, мондый орлык белән эшләүчеләр һәр гектардан 3-4 центнер өстәмә уңыш алачак дигән сүз. "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШ, Фәрдиев, Мингалин, Рябов, "Росток"-Рагузин крестьян-фермер хуҗалыкларында югары репродукцияле орлык белән эшләүгә өстенлек...
2012 ел уңышы өчен район буенча 87340 центнер орлык әзерләнде. Шуның 85725 центнеры ГОСТ таләпләренә туры килә. Димәк, мондый орлык белән эшләүчеләр һәр гектардан 3-4 центнер өстәмә уңыш алачак дигән сүз. "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШ, Фәрдиев, Мингалин, Рябов, "Росток"-Рагузин крестьян-фермер хуҗалыкларында югары репродукцияле орлык белән эшләүгә өстенлек бирелә. Алар орлыкларны анализга вакытында китерә, чәчүлек материалы әзерләү буенча да планнары үтәлгән. Хуҗалыклар фәкать ГОСТ таләпләренә туры килүче орлыклар гына чәчәргә тиеш булса да, кайбер фермер хуҗалыклары аның үтәлешенә әһәмият бирми. Бу урында шуны искәртү урынлы булыр, игенчелек белән шөгыльләнүче һәркем үзенең нинди орлык чәчәсен белеп торганда гына, мул уңышка өметләнә ала.
Игенчелектә уңыш язмышы перспектив сортлар белән эшләүгә дә бәйле. Соңгы елларда яңа сортлар табу һәм аларны куллануга аерым игътибар бирелү - куанычлы хәл. Хуҗалыкларда быел сабан бодаеның "Экада-70", "Симбирцит", "Маргарита", "Злата", "Казанская-юбилейная" сортларына өстенлек бирелсә, нәтиҗә уңай булачак. Арпаның "Нур", "Тимерхан", "Раушан" сортларын игүчеләр отачак. Көзге бодайның мул уңыш белән сөендерүче, кышка чыдам һәм авыруларга бирешмәүче "Вояжская-100", "Казанская-285", "Скипетр" сортлары агрономнарда һәм җитәкчеләрдә кызыксыну уята.
Орлык белән эшләгәндә аның репродукциялелегенә игътибар итү зарур. Районда барлыгы 16743 центнер репродукцияле орлык исәпләнә. Мондый орлык белән зур уңыш алуга исәп тотып булмый. Әлеге партияләрне кичекмәстән алыштыру сорала. Көннәр сындыруга, чәчүлек орлык сакланучы амбарларның ишекләрен ачып, җылыту хәстәрен күрә башларга кирәк. Орлыкны тиешле кондициягә китерү максатыннан аны кабат калибрлау сорала. Яхшы сыйфатлы орлык - авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алуны тәэмин итүче төп агрономик таләпләрнең берсе. Орлыкларның авырулар белән зарарлануы шытым бирүнең начараюына, үсү энергиясенең түбәнәюенә китерә. Моны булдырмас өчен, орлыклардагы авыруларның килеп чыгу сәбәбен ачыклап, бөртеклеләрне вакытында агу-препаратлар белән эшкәртү зарур. Соңгы көннәрдә күзәтелгән суыклар һәм кар катламының юка булуы уҗым культураларына зыян салу куркынычы тудырды. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәл алай ук куркыныч түгел. Уҗымнарның торышында кайбер тайпылышлар күзәтелсә дә, иртә яздан барлык агротехник таләпләр төгәл үтәлгән очракта, нәтиҗә начар булмас дип өметләнәбез.
З. Тәхаутдинова,
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең
Татарстан буенча дәүләт бюджет
учреждениесенең Зәй бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев