Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗә куанычлы

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыклардан санала. Биредә бер сыердан тәүлегенә уртача 12,3 килограмм сөт савыла. Сөтчелек комплексында 60 кеше хезмәт куя. Комплекста 1500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Сыер савучыларның һәрберсе күбрәк һәм сыйфатлы продукция алу өчен тырыша. Сыер савучылар...

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыклардан санала. Биредә бер сыердан тәүлегенә уртача 12,3 килограмм сөт савыла. Сөтчелек комплексында 60 кеше хезмәт куя. Комплекста 1500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Сыер савучыларның һәрберсе күбрәк һәм сыйфатлы продукция алу өчен тырыша. Сыер савучылар Люзирә һәм Әлфия Мөхәммәтҗановалар, Гөлфинур Гатауллина, Сәвия Хәйбуллина, Нурсинә Биккинина, Галия Габидуллина, Илзирә Әхмәдиева, Гөлгенә Гобәева, Гөлназ Фәсхетдинова һ.б. эшенә тел-теш тидерерлек түгел.

Ә менә Рафия Гыйльманова күрсәткече - иң яхшысы. Ул ел башыннан бер сыердан уртача - 4775, быел 11 айда 229426 килограмм сөт сауган. Аңа 48 сыер беркетелгән. Рафия Суык-Чишмә авылыннан йөреп эшли. Эшләгән кешегә мөмкинлекләр бар, эшкә вахта белән йөрибез, ди ул. Ул агрофирмада 2008 елдан хезмәт куя. Рафия сыерларны чиста, тәртиптә тотарга тырыша. Коллективта абруе зур, хезмәттәшләре фикеренә игътибарлы, тырыш, намуслы хезмәт куючылардан ул, ди кадрлар белән эшләү буенча белгеч Рәйсә Мусина. Рәсемдә сез Рафияне эш вакытында күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Нәтиҗә куанычлы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы