Район-шәһәр җитәкчелеге Яңа ел алдыннан традиция буенча коллективлар белән очрашып, алдагы елга бурычлар билгеләде. Мондый очрашулар агрофирмалар фермаларында да үтте. Район җитәкчелеге урыннарда булып, терлекчеләрне бәйрәм белән котлап, авыр эшләрендә уңышлар теләде, алар белән очрашты, фикерләште. Шундый очрашу "Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлекчелек комплексында да узды. Заманында әлеге комплекс районда...
Район-шәһәр җитәкчелеге Яңа ел алдыннан традиция буенча коллективлар белән очрашып, алдагы елга бурычлар билгеләде. Мондый очрашулар агрофирмалар фермаларында да үтте. Район җитәкчелеге урыннарда булып, терлекчеләрне бәйрәм белән котлап, авыр эшләрендә уңышлар теләде, алар белән очрашты, фикерләште.
Шундый очрашу "Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлекчелек комплексында да узды. Заманында әлеге комплекс районда гына түгел, республикада мәгълүм иде. Мондый комплекслар республикада 18 исәпләнде. Бүгенге көндә биредә 4250 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекска бозаулар "Агрокөч-Төркем" ЯАҖеннән китерелә. Очрашуга килгән авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин әйтүенчә, комплекста елына 1150 тонна ит җитештерелгән, бу - район күрсәткеченең 60 проценты. Биредә 40ка якын кеше хезмәт куя. Алар - зооветеринария белгечләре, симертү цехы операторлары, слесарь һәм машина йөртүчеләр. Әлеге цех белән берничә ел инде Фаяз Хәкимуллин җитәкчелек итә. Фаяз Нәҗипович биредә хезмәт куючы эшче, терлекчеләр эшеннән канәгать, аларның һәрберсе турында җылы итеп сөйли. Галия Сөләйманова цехта ул ачылган беренче көннәрдән хезмәт куя. Район буенча узган ел иң яхшы терлек симертү операторлары булып Галия Сөләйманова, Гөлҗиһан һәм Зинаида Дериглазовалар табылды. Комплекста яшьләрнең эшләве дә куанычлы. Алар инициативалы, тырышлар, ди Фаяз Хәкимуллин. Зоотехник Рамилә Вәлиуллина белән ветврач Эдуард Кагарманов коллективны бик тиз үз иткән. Яшь белгечләрдән Екатерина Маркова белән Анна Леонтьева да мактауга лаек.
Шәфыйк Хәмидуллин терлекчеләрне район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән котлап, аларга яңа хезмәт уңышлары теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев