Авыл хуҗалыгы

Ринат кебекләр сирәк

Әлеге рәсемдә сез «Зәй» агрофирмасының «Шепкә-Нур» бүлекчәсе механизаторы Ринат Яхинны көзен чөгендер алу вакытында күрәсез. Аның кебекләр турында кендеге белән җиргә береккән, диләр. Ринат VIII сыйныфны тәмамлаганнан бирле басу-кырлар иңли. Җәен - комбайн, көзен - чөгендер алу техникасын, кышын "МТЗ-82" тракторын иярли, ә язын исә әлеге тракторында язгы кыр эшләрендә...

Әлеге рәсемдә сез «Зәй» агрофирмасының «Шепкә-Нур» бүлекчәсе механизаторы Ринат Яхинны көзен чөгендер алу вакытында күрәсез. Аның кебекләр турында кендеге белән җиргә береккән, диләр.

Ринат VIII сыйныфны тәмамлаганнан бирле басу-кырлар иңли. Җәен - комбайн, көзен - чөгендер алу техникасын, кышын "МТЗ-82" тракторын иярли, ә язын исә әлеге тракторында язгы кыр эшләрендә катнаша. 2006 елдан - агрофирма оешкан көннән әнә шулай берсе артыннан берсе тезелеп торган чәчү, урып-җыю эшләрендә хезмәт куя. Аңа кадәр колхозда "КамАЗ" машинасын иярләгән. Җырдагы кебек: "Комбайнчы, шофер-тракторчы, ял иткәндә гармунчы". Ринат бик матур үзенчәлекле тавыш белән җырлый да әле. Авылда үтүче мәдәни чараларда да катнаша. Басуларны да җырлый-җырлый иңли ул. Аның эш нәтиҗәләре дә сокланырлык: "АКРОС" комбайнында узган ел 9231 тонна ашлык суктырды. Моның өчен аңа 248 гектар мәйданда басу-кырларны иңләргә туры килде. Узган ел шикәр чөгендере дә мул уңыш бирде. Ринат "ROPA" комбайны белән 10506 тонна татлы тамыр җыеп алды. Кечкенәдән "машина җене кагылган" егет техниканы тиз арада үзе төзекләндереп куя.

- Нинди эшкә алынса да, шуны җиренә җиткереп башкара торганнардан, Ринат кебекләр күбрәк булсын иде, - ди агрофирманың баш агрономы Нияз Закирҗанов.

Ринат гаиләдә яхшы ата. Хатыны белән ике ул үстергәннәр. Уллары да әтиләре кебек эшчән, тынгысызлар.

Ринат Яхин иртәгә узачак авыл хуҗалыгы алдынгылары район слетында лаеклы бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ринат кебекләр сирәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы