Авыл хуҗалыгы

Сөтне кайда күпме савалар?

Терлекчелектә кышлату чоры бара. Авыл хуҗалыгында керемле тармакларның берсе - сөт җитештерү. Күп хуҗалыклар көндәлек чыгымнарын сөт саткан акчага алып бара. Зәй районында терлекчелек тармагының бүгенге көндә хәле ничек? Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 55 тоннадан артык сөт җитештерелә. "Зәй" агрофирмасында бу күрсәткеч - 22, "Зәй шикәре"ндә - 13, "Восток" агрофирмасында...

Терлекчелектә кышлату чоры бара. Авыл хуҗалыгында керемле тармакларның берсе - сөт җитештерү. Күп хуҗалыклар көндәлек чыгымнарын сөт саткан акчага алып бара. Зәй районында терлекчелек тармагының бүгенге көндә хәле ничек?

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 55 тоннадан артык сөт җитештерелә. "Зәй" агрофирмасында бу күрсәткеч - 22, "Зәй шикәре"ндә - 13, "Восток" агрофирмасында - 12,7, "Нива" ҖЧШендә - 3,5, крестьян-фермер хуҗалыкларында 3 тонна тәшкил итә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, район буенча җитештерелгән сөт 5 тоннага күбрәк.

-Сөт саву буенча "Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе алдынгылар рәтендә, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин.

Әлеге бүлекчә терлекче-ләре бер сыердан тәүлегенә уртача 12,3 килограмм сөт савып ала. Биредә көненә 9,5 тонна сөт җитештерелеп, югары сортлы сөт сатыла. Сөтнең майлылыгы - 3,8 процент. Шунысы игътибарга лаек, хуҗалыклардан хәзер сөтнең литры уртача-20-22 сумнан сатып алына. Ә ел башында ул 13 сум 20 тиен генә иде. Димәк, сөт сатып, хуҗалык кассасына акча кертеп була дигән сүз.

"Зәй" агрофирмасының "Әхмәт" бүлекчәсе дә әлеге җәһәттән алдынгы хуҗалыклардан санала. Бу сөтчелек комплексы 9,9 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга тәүлегенә 11,2 килограмм сөт туры килә.

"Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсе дә әлеге хуҗалыклардан калышмый. Биредә гади ферма булуга карамастан, тәүлегенә 2252 килограмм сөт җитештерелә. 2012 елның бу чорында күрсәткеч 1564 килограмм булган. Эш мөмкинлекләрен тулы куәткә җигеп эшләмәүче хуҗалыклар да юк түгел, аларда юкса резерв бар, ди Шәфыйк Фатыйхович. Алар - "Зәй" агрофирмасының Югары Лоҗы фермасы (бер сыерга тәүлеклек савым - 6,7 килограмм), "Шепкә" фермасы (7,2), "Восток" агрофирмасының Куш-Елга сөтчелек комплексы (6,7), "Нива" ҖЧШ (7,7).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сөтне кайда күпме савалар?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы