Авыл хуҗалыгы

Техника кышка әзерме?

Әле кайчан гына аграрийлар язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйган иде. Бу эш гадәттә көздән башлана һәм 1 апрельгә кадәр дәвам итә. Инде урып-җыю эшләре тәмамлануга бара, хәзер авыл хуҗалыгы техникаларын кышка әзерләүгә куяр чак җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куюга аеруча...

Әле кайчан гына аграрийлар язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйган иде. Бу эш гадәттә көздән башлана һәм 1 апрельгә кадәр дәвам итә. Инде урып-җыю эшләре тәмамлануга бара, хәзер авыл хуҗалыгы техникаларын кышка әзерләүгә куяр чак җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куюга аеруча игътибар ителә.

17 октябрьдә районда машина-трактор паркларының техника куюга әзерлеге буенча бәйге узды. Җирәбә буенча бәйге алты хуҗалыкта үтте. Алар - "Восток" агрофирмасының "Сармаш", "Үрнәк", "Зәй"нең - "Нур", "Шепкә", "Зәй шикәре"нең "Сәвәләй", "Заман" бүлекчәләре. Анда Татарстан республикасы буенча "Россельхозцентр" филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, "Агрокөч-Төркем", авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, ТР районнарындагы дәүләт техник күзәтүе идарәсе инспекторлары, агрофирмалар баш инженерлары катнашты. Комиссия әгъзалары техниканы кышлатуга кую дәрәҗәсе, машина-трактор паркының төзеклеге, көзге-кышкы ремонт өчен объектларның әзерлеге, ремонт барышында материал стимуллаштыру һәм хезмәткә түләү һ.б.ларга игътибар итте. Гомумән, парктагы чәчкеч, җир эшкәрткеч машиналар, азык әзерләүче, ашлык җыючы техника, тракторларның үз вакытында төзекләндерелүенә комиссия аерым басым ясады. Бәйге нәтиҗәләре буенча мөмкин булган 170 баллның 168ен "Сармаш" (җитәкчесе Азат Хәйруллин) бүлекчәсе җыеп, I урын алды. Икенче урынга "Шепкә" белән "Сәвәләй" бүлекчәләре ия булды.

-"Сармаш" бүлекчәсендә әлеге җәһәттән эш ел да тиешле дәрәҗәдә оештырыла,- ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Марсель Рәхмәтов.

Кыскасы, бүлекчәдә эш бетүгә, техниканы ныклап кышка әзерләүгә керешелә һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары дәрәҗәгә җиткереп кышка саклауга куюга ирешелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Техника кышка әзерме?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы