Гадәттәгедән соңарыбрак булса да, басу-кырлар өстенә түшәлеп килүче ак йомшак карга сөенеп карый игенче. Җирне зәмһәрир суыклардан саклаучы, киләсе ел уңышы өчен дым запасы һәм, гомумән, табигатьнең илаһи бер гүзәллеге итеп күзәтә уйнаклап-уйнаклап җиргә очып төшүче ак кар бөртекләрен «кендеге белән җиргә береккән» райондашыбыз Андрей Митрофанов та. Хезмәт белән үткән...
Гадәттәгедән соңарыбрак булса да, басу-кырлар өстенә түшәлеп килүче ак йомшак карга сөенеп карый игенче. Җирне зәмһәрир суыклардан саклаучы, киләсе ел уңышы өчен дым запасы һәм, гомумән, табигатьнең илаһи бер гүзәллеге итеп күзәтә уйнаклап-уйнаклап җиргә очып төшүче ак кар бөртекләрен «кендеге белән җиргә береккән» райондашыбыз Андрей Митрофанов та. Хезмәт белән үткән гомеренең 25 елын механизатор һөнәренә багышлаган Андрей ел фасылының Җир-Анага бирә торган мөһим үзенчәлекләрен әнә шулай зарыгып көтеп ала. Чөнки басу-кырларда үсүче икмәкнең муллыгы игенче тырышлыгына һәм һава шартларына бәйле.
- Язын шифалы җылы яңгырларга сөенсәм, кышын талгын гына явучы кар күңелемне күтәрә. Кырлар өстенә кар катламы өелүен күрүгә көзен комбайн белән иген диңгезен гизү рәхәтлеге биләп ала күңелне, - ди ул. Туган авылы Иске Тәкмәктән кышын "Федот" спорт комплексына эшкә йөргәндә дә ике арада җәйрәп ятучы офыкларга терәлгән басуларны машина тәрәзәсе аша күзәтеп йөрергә ярата Андрей Михайлович.
Кечкенәдән техникага һәвәслеге, җир эшен сөюе аны шәһәрнең урта һөнәри училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерергә этәрә. Чәчү техникасында, төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә тракторчы буларак хезмәт куйганнан соң, комбайн иярли башлый ул. 22 яшендә беренче тапкыр комбайн белән мөстәкыйль идарә итәргә керешкән егет ул чакны, дистә еллар үтсә дә, үзенең балачак хыялы тормышка ашкан көн буларак, матур хатирә итеп күңел сандыгында саклый. Ә бүген инде ул - һәрчак алдынгылар рәтендә булу теләге дә тормышка ашкан тәҗрибәле игенче. Алдагы елларда алар "Зәй" агрофирмасында хезмәттәше, авылдашы Сергей Хрулев белән бергә "Нью Холланд" комбайнында 32 мең тонна ашлык суктырып, районда беренче урынга чыкканнар. Агымдагы ел уңышын җыюда да алар сынатмады: 20 мең тоннадан артык бөртек суктырып, амбарларга озатты.
-Техника яхшы булгач, эшләве дә күңелле. Урып- җыю чорында бер звенода 4 комбайнда Сергей белән мин, Рамил Сибгатуллин, Айрат Сафин, Дмитрий Исаичев бертуганнардай, бер гаилә булып яшибез. Беребезнең комбайны чыгымчылап торса да, күмәкләшеп сафка бастырабыз, иген кырларында кинәнеп, ярышып эшлибез. Звено башлыгы Валерий Тихонов та һәртөрле проблеманы тиз арада хәл итү ягын карап, эшләү өчен уңай шартлар тудыруны күз уңында тота. Ардым, ял итәм әле, дигән кешене ишетмәссең безнең арада. Мәсәлән, урак өстендә иртәнге 6дан эшкә керешеп, кичке 10-11ләргә кадәр басуда тир түгәбез, әле кырдан кайткач та һәркем үз комбайны тирәсендә кайнашып, аны иртәгесе көн өчен караштырып куярга керешә. Югыйсә, болай эшләргә беркем кушмый, урак чорында үзеңне "кыр патшасы" итеп тою, беренчелекне бирмәскә тырышу менә шулай җилкендереп хезмәт итәргә өнди, - ди Андрей Митрофанов.
Аеруча Бигеш авылы ти-рәсендәге орлыкчылык басуларында ашлык суктыру күңелдә зур канәгатьлек хисе уята, дип ассызыклый игенче. Мул уңышлы кырдан бөртекләрнең комбайн бункерына тулуын тою әйтеп-аңлатып булмаслык хисләр уята икән анда. Шулай ук төн уртасына кадәр кырда эшләгән вакытларда бер басуда утлар яндырып эшләгән техника кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтә Андрейга, менә шул шәһәрчекнең бер кисәге булу да чиксез бәхет булуын әйтә ул. Ә кышын тынып калган, ак юрган ябынган кырларны ул балаларын көтеп торучы анага тиңли.
Митрофановлар гаиләсендә Андрей кебек җиргә гашыйк егетләр әле тагын икәү. Ир туганнары Николай белән Сергей "Нур" хуҗалыгында механизатор булып эшли. Ә Андрей үзе исә хәзер инде 6 ел дәвамында урып-җыю чорында туган җире кырларында комбайн иярләсә, елның калган вакытында "Федот" спорт комплексында машинист буларак хезмәт куя. Ул - өч кызының яраткан әтисе, тормыш иптәше Людмиланың ышанычлы тормыш иптәше.
Көндәлек мәшәкатьләрдән бушаган арада Андрей кызларын ияртеп таныш басуларга чаңгы эзләре салырга ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев