Районда югары һәм махсус урта белемле шактый ветеринария хезмәткәре эшли. Шуларның берсе - әлеге тармакта 34 ел хезмәт куючы Әсгать Хәйретдинов. Бик тә кирәкле һәм җаваплы хезмәт башкара ветеринария табиблары. Алар эшчәнлеге терлекләрне төрле авырулардан саклау, дәвалау белән беррәттән, хуҗалыкларда терлек санын арттыру, сәламәт үрчем алу, яшь терлекләрнең үлеменә юл...
Районда югары һәм махсус урта белемле шактый ветеринария хезмәткәре эшли. Шуларның берсе - әлеге тармакта 34 ел хезмәт куючы Әсгать Хәйретдинов. Бик тә кирәкле һәм җаваплы хезмәт башкара ветеринария табиблары. Алар эшчәнлеге терлекләрне төрле авырулардан саклау, дәвалау белән беррәттән, хуҗалыкларда терлек санын арттыру, сәламәт үрчем алу, яшь терлекләрнең үлеменә юл куймаудан гыйбарәт. Кыскасы, ветеринарлар терлекчелек продукциясе җитештерүгә лаеклы өлеш кертә.
Әлки якларында туып-үскән Әсгать Хәйретдинов башта Буа ветеринария техникумын, аннан Казан ветеринария институтын тәмамлый.
-Без - авыл балалары терлек арасында кайнап, терлекче әти-әниләргә булышып үскәнгәдер, әлеге һөнәр буенча белем алу теләге туды, - ди Әсгать Садретдинович.
Институттан соң ул юллама белән Зәй якларына эшкә җибәрелә. Хезмәт юлын "Якты Йолдыз" колхозы Әхмәт комплексында ветеринария табибы буларак башлый, аннан әлеге колхозның баш ветеринар табибы була. Район җитәкчелеге булдыклы белгечне күреп алып, авыл хуҗалыгы идарәсенә баш ветеринар табиб итеп эшкә чакыра. Үз эшенә җаваплы караган Әсгать Хәйретдинов әлеге мәртәбәле вазифаны да намуслы башкара. Аннан ул "КамАЗ-Автоагрегат" заводының ярдәмче хуҗалыгын җитәкли. Әлеге хуҗалыкны җитәкләгәндә заводтан ерак түгел 1200 баш дуңгызга исәпләнгән ферма төзүдә тырышып йөри. Ярдәмче хуҗалык Алексеевка авылында була. Биредә дә фермалар төзелә, юллар салына. Фермаларга савым сыерлар кайтартыла.
-Әлеге хуҗалыкта ничектер дәртләнеп эшләнде, завод директоры Вадим Мишин да авыл хуҗалыгын күтәрергә кирәк дип безне һәрчак рухландырып, булышып торды, - ди Әсгать Хәйретдинов, биредә эшләгән елларын сагынып.
"Зәй" совхозының "Заман" хуҗалыгы буларак үсә, алга барган чаклары... Әсгать Садретдиновичны әлеге хуҗалыкка караган Поручик кооперативы рәисе итеп эшкә чакыралар. Һәм юкка түгел: Поручик ит җитештерү комплексында ит җитештерү ике мәртәбә арта. Йокысыз төннәр, үҗәтлек, тынгысызлык аша ирешелә моңа. Терлекләр арасында әледән-әле булып торган куркыныч йогышлы һәм йогышсыз авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, терлекләрне дәвалауның тагын да нәтиҗәлерәк алымнарын куллану үз нәтиҗәсен бирми калмый, билгеле. Тормыш бер урында гына бармый: районда агрофирмалар оеша. Шул рәвешле, Әсгать Хәйретдинов "Зәй шикәре" агрофирмасында ("Заман" хуҗалыгы аның составында кала) баш ветеринария табибы булып эшләп китә. Биредә әлеге вазифаны унбер ел башкара. Баш ветеринар табибка "Заман", "Родина", "Төги", "Якты Күл", "Сәвәләй" бүлекчәләре, Чыбыклы участок ветеринарлары карый. Әсгать Садретдиновичның зур эш тәҗрибәсенә, оештыру сәләтенә ия булуы агрофирмада тиешле дәрәҗәдә ветеринария хезмәте оешуга китерә. Гомумән, яңа препаратлар куллану, ветеринар табибларның белемен күтәрү, семинар-киңәшмәләрдә катнашу, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм аларны эштә куллану - баш ветеринар табиб эш-чәнлегендә өстенлекле юнәлешләрдән.
-Эшенә үтә җаваплы караучы, акыллы, хезмәттәшләре фикеренә хөрмәтле, коллективта ихтирам казанган җитәкчеләрдән ул Әсгать Хәйретдинов, - ди кадрлар белән эшләүче Рәйсә Мусина аның турында.
"Заман" терлек симертү комплексында бүгенге көндә 5 меңнән артык үгез, "Чыбыклы" сөтчелек комплексында 775 баш савым сыер исәпләнә. Калган бүлекчәләрдә шактый күп терлек бар. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә дә профилактик чаралар үткәрелә, ветеринария ярдәме күрсәтелә. Кыскасы, тавык та чүпләп бетергесез тынгысыз хезмәт. Баш табиб эшләгән дәверендә иңгә-иң торып хезмәт куйган остазлары Равил Батыршин (мәрхүм), Әгъзәм Лотфуллин турында җылы итеп сөйли. "Чыбыклы" бүлекчәсе табибы Рәсим Җиһаншинны да мактап телгә ала. Аның белән киңәш-табыш итеп эшлибез, тик менә яшь белгечләр генә ныклап эшләп китә алмый, юкса, өмет багларлык егет-кызлар юк түгел, ди ул.
Әсгать - гаиләдә дә үрнәк ир, ата. Уллары хокук саклау тармагын сайлаганнар: икесе дә - юриспруденция белгечләре. Ата тәртипле, җәмгыятькә кирәкле уллар үстерүе белән горурлана ала.
Әсгать Хәйретдиновның хезмәте тиешенчә бәяләнгән. Ул күпсанлы ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталарына ия. Моннан ике ел элек Чехиягә юллама бүләк ителгән үзенә. Узган ел исә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантына ия булган. Хезмәтен яратып, аны канәгатьләнү хисе белән башкарган белгечкә терлекчелек тармагында уңышлар, яңа казанышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев