«Зәй шикәре» агрофирмасында шикәр чөгендере 2846 гектар мәйдан били. Әлеге агрофирмага кергән барлык бүлекчәләр «Маяк», «Сәвәләй», «Заман»да шикәр чөгендере алу тулы куәткә бара. «Сәвәләй» бүлекчәсе басуларыннан алынган чимал «КамАЗ» машиналарына төяп озатыла. Аннан чимал башка бүлекчәләрдән ташылачак. Агрофирмадан заводка көненә 180 машина татлы тамыр озатыла. Без бу көннәрдә әлеге агрофирманың...
«Зәй шикәре» агрофирмасында шикәр чөгендере 2846 гектар мәйдан били. Әлеге агрофирмага кергән барлык бүлекчәләр «Маяк», «Сәвәләй», «Заман»да шикәр чөгендере алу тулы куәткә бара. «Сәвәләй» бүлекчәсе басуларыннан алынган чимал «КамАЗ» машиналарына төяп озатыла. Аннан чимал башка бүлекчәләрдән ташылачак. Агрофирмадан заводка көненә 180 машина татлы тамыр озатыла.
Без бу көннәрдә әлеге агрофирманың "Заман" бүлекчәсендә эш барышы белән танышып кайттык. Заманлылар чөгендер алуга бер атна элек керешкән. Биредә чөгендер алучылар карамагында 667 гектар чөгендер мәйданы, шуның 150се алынган инде. "ROPA" комбайннарыннан торган отряд басудан-басуга күчеп, тәүлек буе эшли.
-Яңгырлар эшне тоткарлый, ныклап эшкә керешергә өлгермисең, яңгыр явып уза, - диләр икенче уракны җыючы механизаторлар. Чөгендер комбайннарын биредә үз эшенең осталары булган егетләр иярли. Алар - Михаил Никандров, Дамир Баһаутдинов, Валерий Афанасьев, Шәйхенур Миннекәев, Иван Калинин, Валерий Бутяев, Павел Мельников, Иван Ионов. Араларында иң тәҗрибәлесе - Иван Ионов, ир уртасы булган механизатор соңгы дистә елда аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешә.
-Икенче уракны көтеп алам, ел коры булгач, күңел төшкән иде, соңлап яуган яңгырлар чөгендер үсешен тизләтте, - ди Иван. Егетләр 12 сәгать эшләп, алышынып тора. Смена алышынганда комбайнчылар "тимер ат"ларының төзеклеген тикшерә. Михаил Никандров чөгендер алуда җиденче елын эшли. Якты Күл авылы егете ул, авылда үскәнгәдер, басу-кырлар, техника якын аңа.
-Егетләр белән бер-беребезгә булышып, дустанә мөгамәләдә эшлибез, - ди Михаил.
Анатолий Минкин исә эретү агрегаты белән сакта тора. Ул да бүлекчәдә шактый ел хезмәт куя.
Эш, ашату яхшы оештырылган. Хезмәт хакы да вакытында түләнсә, эшләве дә күңелле булыр иде, диләр егетләр. Ничек кенә булмасын, комбайнчылар уңышны тизрәк җыеп алу өчен көчләрен кызганмый. Алынган чөгендер юл буена өелә бара.
-Уңыш ярыйсы, гектарыннан уртача 350 центнер тәшкил итә. Чөгендер чәчүче, аны игүче һәм алучылар да тырышлар, - дип механизаторлар турында җылы итеп сөйли бүлекчә җитәкчесе Тәлгать Хәйруллин.
Язын чөгендерне басу-кырларга Виктор Пайгилдин белән Олег Мелихов җиренә җиткереп чәчкән, Валерий Матюшкин исә корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәрткән.
Шул рәвешле бүлекчәдә уртак көч куйган икенче урак тулы куәткә бара. Тиздән биредән чимал озату эшенә керешәчәкләр. Чимал озату эше дә, кешеләре дә планлаштырылган инде.
Бүлекчәдә 1 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Икенче урак белән туңга сөрү эшләре дә бара. Ул ике сменада оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев