Түбән Биш авыл җирлегенә Түбән Биш, Бишсубашы, Куш-Елга, Шыкмай авыллары керә. Җирлектә халык нигездә мал-туар, кош-корт асрап яши. Бүгенге көндә биредә барлыгы 252 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов үзе дә күпләп мал асрый, ташламалы кредитны да беренчеләрдән булып ул алды, эшсез калган гаиләләрне эшле итүнең...
Түбән Биш авыл җирлегенә Түбән Биш, Бишсубашы, Куш-Елга, Шыкмай авыллары керә. Җирлектә халык нигездә мал-туар, кош-корт асрап яши. Бүгенге көндә биредә барлыгы 252 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов үзе дә күпләп мал асрый, ташламалы кредитны да беренчеләрдән булып ул алды, эшсез калган гаиләләрне эшле итүнең төрле юлларын да эзли. Җирлектә соңгы берничә елда 20 кеше кредит алып, абзар-кураларын яңартты, күпләп терлек асрауга кереште. Бу авылларда күпчелек сыер, үгез, кош-корт асрауга өстенлек бирелә. Кош-корт асрауга аеруча мөмкинлекләр зур. Нина Кудряшова, Роза Таймасова, Рузилә Галләмова, мәсәлән, сезонында 40-50шәр каз үстерә.
Шыкмай авылында яшәүче Илдар Шәйдуллин, Зәйдә эшләп, гаилә корып бераз яшәгәч, туган авылына кайта. Хатыны Айсылу белән ике ул - Илгиз белән Илсурны үстерәләр. Айсылу әлегә декрет ялында. Әтиләре Сәет белән бер түбә астында яшәп яталар. Илдар авылда эш юк дип кул кушырып утырмый, "Үзмәшгульлек" федераль программасына кереп, терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек башлый. Әтисенең дә мал-туары шактый була. Сыер, үгез маллары күп аларның. Шәйдуллиннар сөт, ит сатып, гаилә бюджетын тулыландыралар. Айсылу - Югары Мәлем авылы кызы, эштән курыкмый. Кем белә, бәлки, алга таба авылда ук төпләнеп калырлар... Балалар саф һава сулый, табигый ризык белән туклана, ди Айсылу.
Түбән Биш авыл җирлегендә яшь гаиләләрнең күпләп мал-туар асрап, мул-җитеш тормышта гомер итүләренә күңел сөенә. Куш-Елга авылында яшәүче Зөлфия белән Дамир Имаметдиновлар - шундый гаиләләрнең берсе. Аларның гаилә коруларына - 12 ел. 2008 елда социаль ипотека программасы буенча йорт салып кергән булганнар. Каралты-кура булдырып, күпләп сыер, ат, бозаулар, үгезләр, сарыклар асрыйлар. Уллары Булатка 9 яшь, ул да инде кул арасына керә башлаган. Каршы якта яшәүче әти-әниләре дә балаларына һәртөрле булышлык итә. Дамирның "МТЗ-40" тракторы бар.
Бишсубашында яшәүче Закир Идиятуллинның йорты авылның икенче башында ук. Йорты, каралты-курасы иркен нигездә урнашкан. Җәен мал-туарны иректә йөртү мөмкинлеге дә бар. Хуҗалыкта маллар күп. Алар караулы, көр. Закир мал-туар асрап сатып, "Газель" машинасы, трактор алган. Печән әзерләүдә техника проблемасы юк аның.
Агач эшенә дә оста хуҗа. Йорт, каралты-кураны төзекләндерүдә кешегә мөрәҗәгать итми. Өенә тоташтырып мунча салган, аны агач белән эчләгән. Шәһәр сауналары читтә торсын. Арба ясау осталыгы да бар. Төзелеш кирәк-ярагы өчен үзенең пилорамасын булдырган. Такта ярып, кирәк-ярагына тота. Гозере төшеп килүчеләргә дә такта ярып бирә Закир. Идиятуллиннарның каралты-кура, йорт-җирләрендә тәртип, һәрнәрсә үз урынында. Хуҗабикә Дилбәр ханым - агрофирмада пешекче. Гаиләдә ике ул - Данис белән Динар үсә. Данис - Чаллы политехник институты студенты, Динар - мәктәп укучысы. Алар - әти-әниләренең хуҗалыкта төп булышчылары.
Түбән Биш авылында яшәүче Сергей Михайлов ныклап терлекчелек юнәлешендә эш алып бара. Тормыш иптәше Гөлнара белән җиде ел элек йорт салып кергәннәр. Янәшәләрендәге буш нигезне алып, каралты-кура булдырганнар, хәзер ныклап үгезләр үстерү белән мәшгульләр. Без әлеге шәхси хуҗалыкта булганда, Сергей тегермән тарта иде. Таш, тимер, балта эшенә оста Сергей тегер-мәнен дә үзе ясаган. Иртә-кич ул, шулай тегермән тартып, фураж әзерли. Арпа, бодайны көздән күпләп сатып алган. Тегермәне янәшәсендә остаханәсе бар. Авыл халкына заказ буенча тәрәзә-рамнар ясый. Буш вакыты булуга, остаханәсендә кайнаша. Абзар-куралары терлекләр - сыерлар, үгезләр, бозаулар, атлар белән тулган. Һәр төр терлекнең үз урыны. Бу кадәр терлекне тәрбияләү җиңел түгел, билгеле. Сергейга эшендә Гөлнара да булыша. Эшне җайлап кына эшли алар. Тиешле вакытта ашатып, асларын чистартып торалар. Абзар-куралар җайлы, терлекләр өчен уңайлы эшләнгән. Кулыннан эш килгән Сергейның һәр җирендә уңайлык, тәртип. Атлары исә транспорт хез-мәтен үти. Тирес чыгару, терлек азыгы әзерләү, аны алып кайтуны атсыз күз алдына да китерә алмыйм, ди Сергей. Печән чапкычын атка көйләп, җәй буе аның белән печән әзерләгән. Җәйге хезмәт түбәдә, дип ишарәли хуҗа безгә. Каралты түбәләренә 24 ат йөге, 4 трактор арбасы печән урнаштырылган.
Хәрәкәттә бәрәкәт, тырышмасаң бу кадәр мал-туар асрап булмый ул. Тик Михайловларның җитештергән итне үзләре сатарга вакытлары юк. Алыпсатарлар малларын килеп алып кына торалар. Сергейның алга таба хыялы - терлекчелек юнәлешендә эшне тагын да җәелдерү. Урамның каршы ягында буш планга каралты-кура төзергә ниятли. җитмеш төрле һөнәргә ия Сергейның моны башкарып чыгуына шик юк. Аның белгән һөнәре җитмеш төрле генә микән әле?!
Авыл җирлеге йөзен Закир, Дамир, Илдар, Сергейлар кебек тырыш, тәвәккәл, булдыклылар билгели. Яшим дип гөрләтеп яши алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев