Авыл хуҗалыгы

Яшьләр юлын таба

Кадер авылында яшәүче Марсель белән Ләйсән Гыймаҗетдиновлар кәҗә асрау белән шөгыльләнәләр. Алар әти-әниләре белән бер йортта яшиләр, икесе дә Федот чаңгы базасына йөреп эшлиләр. Узган елларда үгезләр үстереп сатканнар, сарыкларны да күп асрыйлар. Ниятләре - йорт җиткерү. Аңа фундамент салганнар инде. Хәзер күпләп токымлы кәҗә асрап, сөт сатарга планлаштыралар. Кәҗә...

Кадер авылында яшәүче Марсель белән Ләйсән Гыймаҗетдиновлар кәҗә асрау белән шөгыльләнәләр. Алар әти-әниләре белән бер йортта яшиләр, икесе дә Федот чаңгы базасына йөреп эшлиләр. Узган елларда үгезләр үстереп сатканнар, сарыкларны да күп асрыйлар. Ниятләре - йорт җиткерү. Аңа фундамент салганнар инде. Хәзер күпләп токымлы кәҗә асрап, сөт сатарга планлаштыралар. Кәҗә асрау буенча алар шактый мәгълүмат туплаганнар. Бер кәҗә көненә 2-3 литр сөт бирә икән. Аларның 5 баш кәҗәләре бар. Икесе буаз, әлегә ташланганнар. Яңа елдан баш саны бермә-бер артачак. Һәрберсенең үз кушаматы: алар исемнәренә күнегеп беткәннәр. Сыер савуга караганда, кәҗә саву күпкә уңайлырак, ди Ләйсән. Сөтне авыл халкы да, Чаллы шәһәреннән килеп алучылар да бар. Кәҗә сөте диетик ризык санала. Баласы диатездан интегүче бер ханым Чаллыдан даими сатып ала икән. Гыймаҗетдиновлар әле эшне башлап кына киләләр. Теләк булганда барысы да җайланыр.

Кәҗәгә урман печәне, су буеннан тал җыеп киптергәннәр. Коры елны әлеге малга кычыткан, алабута, яфрагазык әзерләргә дә була, терлек азыгы әзерләргә проблема юк, ди Ләйсәннең каенанасы Хәтирә апа. Ул улы һәм килененең әлеге шөгыльләрен хуплый.Тырыш, уңганнарга кул кушырып утырырлык түгел, хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Гыймаҗетдиновларның ныклап авылда төпләнеп, күпләп мал-туар, кәҗә асрарга исәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшьләр юлын таба
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы