Төги җирлеге - район үзәгеннән ерак урнашкан җирлекләрнең берсе. Өстәвенә, ул 5 торак пунктны колачлый. Биредә барлыгы 433 кеше яши, шуларның 122се - пенсионер, 236сы - хезмәт яшендә. Җирлектә 2 сугыш ветераны бар. Алар - Л. И. Рыжов, Н. И. Масников. Тыл ветераннары исә - 15. Җирлек башлыгы сугыш һәм...
Төги җирлеге - район үзәгеннән ерак урнашкан җирлекләрнең берсе. Өстәвенә, ул 5 торак пунктны колачлый. Биредә барлыгы 433 кеше яши, шуларның 122се - пенсионер, 236сы - хезмәт яшендә. Җирлектә 2 сугыш ветераны бар. Алар - Л. И. Рыжов, Н. И. Масников. Тыл ветераннары исә - 15.
Җирлек башлыгы сугыш һәм тыл ветераннары, инвалидлар, ялгыз яшәүче өлкәннәргә аеруча игътибарлы. Биредә рәсми сайт белән эшләүгә дә игътибар бирелә. Бу авыллар турында мәгълүматлар, яңалыклар белән сайт аша танышырга була. Төги - талантлыларга бай авыл. Узган яз авыл җирлекләре арасында үткән "Күмәк җырлап ярышабыз" район конкурсында җиңүче булдылар. Хор коллективының башкару осталыгы гына түгел, костюмнары да жюри игътибарын җәлеп итәрлек иде. Болар турында Төгидә узган хисап җыелышында киңрәк әйтелде. Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча җирлек башлыгына "Шевроле-Нива" автомобиле бирелде. Хисап җыелышын җирлек башлыгы Татьяна Попова әлеге шатлыклы хәбәрне җиткерүдән башлады. Аннан ул җирлек Советы, башкарма комитетның 2013 елда башкарылган эшчәнлегенә хисап тотты. Демографик хәл биредә куанырлык түгел: туу очрагы юк, үлем-китем - 6, 1 яшь гаилә корылган, 6 гаилә исә таркалган. Ә менә халык мәшгульлеге куанырлык. Төгидә эшмәкәр Марат Сафин эшчәнлеген яхшы алып бара. Алексеевкада Ринат Мөсәгыйтов гаилә фермасы эшчәнлеген киңәйтә.
-Бу көннәрдә әлеге гаилә фермасының терлекчелек биналарында реконструкция эше бара, - ди Татьяна Попова.
Сергей Белоногов исә умартачылык буенча эшен җәелдереп килә. Кышлауга ул 25 баш умарта куйган. Владимир Михайлов пилорамасын эшләтеп җибәргән. Җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыгында күпләп мал үстерүчеләр шактый. Михаил Черяшов, Виктор Горадненко, Геннадий Храмовлар хуҗалыгында 3әр савым сыер бар. Җирлек халкы мал-туар алу, каралты-кура төзү өчен кредитлар алудан кыю файдалана. Җирлек башлыгы әйтүенчә, узган ел мөгезле эре терлек баш санын саклап калу өчен халыкка 88 мең сумлык булышлык күрсәтелгән. Ташламалы кредитка 4 трактор алынган. Агрофирма пай җирләрен арендага алган өчен халыкка икмәк, ә эшләүчеләренә печән биргән.
"Зәй шикәре" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсендә барлыгы 64 механизатор, сыер савучы һ.б.лар хезмәт куя. Җирлек башлыгы төзекләндерү, социаль тармак, хуҗалык эшчәнлеге, алда торган бурычларга киңрәк тукталды. Шунысы игътибарга лаек, җирлектә муниципаль янгынга каршы пост булдырылган. Олы Батрас авылы зираты төзекләндерелгән, чүп-чар өчен урна урнаштырылган. Урам яктырткычларын төзекләндерүгә район Советы депутаты Алексей Плешков ярдәм иткән.
Агымдагы елда Төги, Олы Батрас авыллары юлларына чуерташ җәяргә исәплиләр. Төгидә һәйкәлне реконструкцияләү, социаль объектлар тирәсендә чәчәк клумбалары булдыру, агачлар утырту һ.б. планнары бар. Җыелышта халык маршрут автобуслары, чүп чыгару, урам яктырткычлары, юл буенча үтенеч-тәкъдимнәр белән чыкты.
Хисап җыелышында район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирү кирәклеген әйтеп, төгилеләрне федераль, республика программаларында кыю катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев