Авыл хуҗалыгы

“Зәй – урып-җыюда лидерлар рәтендә”

Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнарда урып-җыю эшләре барышы һәм гаилә фермалары эшчәнлеге белән танышуын дәвам итә. Кичә ул районның "Восток" агрофирмасы "Сармаш" бүлекчәсе басу-кырларында булып, урып-җыю эшләре белән танышты. Аны "Агро-көч" төркем генераль директоры Илдар Гыймадиев, район башлыгы Татьяна Воропаева озатып йөрде. Аңа кадәр...

Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнарда урып-җыю эшләре барышы һәм гаилә фермалары эшчәнлеге белән танышуын дәвам итә. Кичә ул районның "Восток" агрофирмасы "Сармаш" бүлекчәсе басу-кырларында булып, урып-җыю эшләре белән танышты. Аны "Агро-көч" төркем генераль директоры Илдар Гыймадиев, район башлыгы Татьяна Воропаева озатып йөрде. Аңа кадәр министр Югары Лоҗыда Илшат Хәбибуллинның Деваль җиһазлы гаилә фермасында булды. Районда бүгенге көндә 27 гаилә фермасы исәпләнә. Шуның 6сы - мөгезле эре терлек, 5се - дуңгызчылык, 6сы - сарыкчылык, 5се - кошчылык, 1се атчылык буенча эшчәнлек алып бара. Илшат Хәбибуллин гаилә фермасы буенча лидерлар рәтендә. Аның бүген 60 баш мөгезле эре терлеге, шуның 37се савым сыер, 70 баш сарыгы бар. Бер сыердан тәүлегенә 14,4 кг сөт савып алына, тулаем савым 582 килограмм тәшкил итә. Эшмәкәр аны "Вамин" ҖЧШ Чаллы сөт заводының Зәй филиалына сата. Эшмәкәр көзгә грант-лизинг буенча алган теплицасында яшелчә үстерергә ниятли. Җәен әйләндереп алынган ферма биләмәсендә силос траншеясы, ябулы ындыр табагы, сарыклар өчен каралты-кура төзеде. Илшат игенчелек белән дә шөгыльләнә. Аның 130 гектар чәчүлек җире бар, шуның 80 гектарында бөртекле культуралар үстергән. Уңыш гектарыннан уртача 28-30 центнер тәшкил итә. Игенчелек белән шөгыльләнү өчен барлык төр техникалары да бар. Илшат Хәбибуллин үз эшен булдыру өстенә, авылның 12 кешесен эшле итте, аларның уртача айлык хезмәт хакы - 15 мең сум. Эшмәкәр гаилә фермасында эшләүчеләрнең яшәешен, көнкүрешен яхшырту нияте белән дә яна. Әлеге җәһәттән район җитәкчелеге белән йортлар салу өчен җир мәсьәләсен хәл ителгән. Министр эшмәкәрнең әлеге идеяләрен хуплап, республика ярдәме буларак, 2 йорт төзүгә, аның биләмәсендәге юлларны асфальтлау, арендага өстәмә җир участоклары алуга булышачагын белдерде.

- Бетеп баручы авылга яңа сулыш өрүче, эшсезлекләрне эшле итүче, инициативалы Илшат кебек егетләр белән горурланырга кирәк, - диде министр. "Сармаш" бүлекчәсе басуында Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Аңа кадәр министр вертолетта "Восток" агрофирмасы басуларын карап чыкты. Әлеге агрофирма районда урып-җыю эшләре һәм уңыш буенча алда бара. Районда җыеп алынган 85521 тонна уңышның 35095 тоннасы "Восток" агрофирмасы өлешенә туры килә. Район буенча уңыш гектарыннан уртача 28,4 центнер булса, "Восток"та ул 35,8 центнер тәшкил итә. Елына күрә яхшы күрсәткеч бу. Әлеге агрофирманың уңышына "Сармаш" бүлекчәсе игенчеләренең өлеше зур. Министрның бирегә килүе очраклы түгел. Кайчандыр артта сөйрәлеп килүче "Чапай" колхозы аягында нык басып торучы хуҗалыкка әйләнеп бара. Борсык чокырының ике ягында язгы бодай, ә каршында исә рапс каерылып уңган. Матур манзара: кая карасаң да теземнәргә каерылып салынган ашлык тулы басулар. Хуҗалыкта 210 гектар мәйдан биләгән арпаның уңышы гектарыннан 61,5 центнер тәшкил итте. Язгы бодайдан исә 40 центнерлап. Әлеге хуҗалыкта чөгендер уңышы да мул күренә. Агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре Васыйл Мифтахов белән Азат Хәйруллин әйтүенчә, быел ул төбәктә яңгырлар да булган, технология таләпләре дә төгәл үтәлгән. Кыскасы, быел "Сармаш" уңышы белән шаккатырырга җыена. Министр бодай басуына кереп, бөртеклеләрнең өлгерешен карады. Комбайнчылар бер минутны да бушка әрәм итми. Басуны бер әйләнүгә бункерлар тула. Уңыш булгач, эшләве дә күңелле, диләр игенчеләр. Аннан министр төрле юнәлештә эшчәнлек алып барган гаилә фермалары, эшмәкәрләр үстергән, җитештергән әйберләрдән оештырылган күргәзмә белән танышты. Кунакны атчылык белән шөгыльләнүче Хәйдәр Мәрдамшин, тәвә кошлары, страуслар үстерүче Рәфкать Хәбибуллин, декоратив тавыклар һәм токымлы куяннар асраучы Василий Рудаков, курдюк сарыклар үрчетүче Корбан Морзагов эшчәнлеге кызыксындырды. Ул аларның атлар, кош-асрауда булган проблемалары белән кызыксынды, сорауларына җавап бирде. Байрак авылы һәвәскәр умартачысы Наил Хәсәншинның балын авыз итеп, алга таба әлеге юнәлештә ныклап эшләвен теләде. Сармашбаш мәктәбе укучылары үстергән уңыштан ясалган күргәзмә кунакның игътибарын җәлеп итми калмады. Спортта зур уңышларга ирешкән авыл, мәктәп анда кызыксыну уятты. Районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 78 процентында башкарылды. Һәр көн 4 процент мәйданны җыеп алганда, урып-җыю эшләрен 20-21 августка төгәлләү мөмкин булачак дип көтелә. Министр да уракны шул чорга тәмамлау бурычын куйды. Ул очрашу ахырында ашлыкны сатып алу бәяләре, көзге чәчүгә әзерлек, җыйган уңышны сату кебек мәсьәләләргә басым ясады.

- Зәй - урып-җыю буенча лидерлар рәтендә, эшләр алга таба да мондый темпта барганда, районның беренче бишлеккә керү ихтмалы зур, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Зәй – урып-җыюда лидерлар рәтендә”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы