Салым түләү өчен квитанцияләр килмәде, аларны кайчан бирәләр икән, салым түләү сроклары үзгәргән дип ишеттек дигән сораулар белән редакциягә шалтыратучылар бар. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче салым инспекциясе баш инспекторы Людмила Зуйковага мөрәҗәгать иттек. - Быел физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт...
Салым түләү өчен квитанцияләр килмәде, аларны кайчан бирәләр икән, салым түләү сроклары үзгәргән дип ишеттек дигән сораулар белән редакциягә шалтыратучылар бар. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче салым инспекциясе баш инспекторы Людмила Зуйковага мөрәҗәгать иттек.
- Быел физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымы 2011 ел өчен исәпләнәчәк һәм түләнәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быелдан башлап физик затлар милкенә салымны ике срокка бүлеп түләү бетерелә һәм ул бер генә срокта - 2012 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Җир өчен һәм транспорт салымын түләү вакыты да үзгәрә: транспорт өчен салымны - 1 ноябрьгә, җир салымын 15 ноябрьгә кадәр түләү каралган. Шунысын да әйтик, башка елларда салымның һәр төре өчен салым түләүчегә аерым түләү кәгазе (хәбәр һәм квитанция) җибәрелгән булса, быелдан барлык төр салым бер квитанциядә күрсәтеләчәк. Тагын бер яңалык - түләү кәгазендә (квитанция) салым органы җитәкчесе имзасы булмаячак, аңа мөһер дә сугылмаячак. Квитанцияләрне салым түләүчеләргә тарату башланды, бу эш 1 июньгә тәмамланачак. Түләү кәгазьләре гражданнарга заказлы хат белән яисә салым түләүченең шәхсән үзенә (имзасын куеп ала) тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев