1996 елдан 12 гыйнвар Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I нәкъ шушы көнне генераль прокурор посты булдырган. Чөнки әлеге хез-мәтнең законнар үтәлешен, хокук тәртибен саклауда зур дәүләттә мөһим урын тотуы кирәк булган. Бүген дә прокуратура хезмәткәрләре бу функцияне лаеклы...
1996 елдан 12 гыйнвар Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
Бу датаның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I нәкъ шушы көнне генераль прокурор посты булдырган. Чөнки әлеге хез-мәтнең законнар үтәлешен, хокук тәртибен саклауда зур дәүләттә мөһим урын тотуы кирәк булган. Бүген дә прокуратура хезмәткәрләре бу функцияне лаеклы башкаралар. Кешеләр иреген, хокукларын яклауны җитди контрольдә тоталар, әлеге орган оешуга 290 ел тулуны нәтиҗәле эшләре белән каршылыйлар.
Зәйдә шәһәр прокуроры Константин Копосов җитәкчелегендә 3 прокурор урынбасары, аның 5 ярдәмчесе, 2 оператив хезмәткәр, 12 хезмәткәрдән торган коллектив катгый регламентлар, боерык, указларга, Татарстан прокуроры һәм Россия Генераль прокуроры күрсәтмәләренә нигезләнеп эшли.
- Безнең төп бурычыбыз - кабул ителгән законнарның төгәл үтәлешен контрольдә тоту, гражданнарның хокукларын закон таләпләреннән чыгып яклау. Үткән ел безнең өстенлекле юнәлешләр булып кешеләрнең хокук иреген кысуга юл куймау, эшмәкәрләргә карата гаделсезлекләргә урын калдырмау, дәүләт программаларының максатчан үтәлешен күзәтү, коррупциягә каршы көрәш торды. Шулай ук, безнең хезмәткәрләр тарафыннан төрле катлам халык, бигрәк тә яшүсмерләр арасында законнарны даими аңлату эшләре алып барылып, гражданнарда хокук органнарына карата ышанычны арттыруга зур игътибар бирелде, - ди шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Ленар Рәхмәтуллин.
Халык арасында аңлату эшләрен даими алып бару уңай нәтиҗәләр бирә. Соңгы елларда кешеләрнең законнарны белеп эш итүе сизелә. Прокуратурага төрле шикаятьләр белән урынлы мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арта.
Узган ел прокуратура, гражданнар хокукларын яклап, шәһәр судына 480 гариза юллаган. Хезмәтне саклау законнарын бозган өчен 42 предприятие җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган. Хезмәт хакын вакытында түләмәү очракларын ачыклау буенча да җитди эшчәнлек алып барылган. Нәтиҗәдә гражданнардан кергән 465 мөрәҗәгатьнең 392се уңай хәл ителгән. Болар, нигездә, хезмәт һәм торак белән бәйле законнар буенча каралган эшләр.
Шулай ук, шәһәр прокуратурасы узган ел әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә дә ныклы эш алып барган. Әлеге уңайдан 108 закон бозу очрагы ачыкланган.
2012 елда да алар әлеге юнәлешләр буенча эшне дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев