Закон һәм кеше

Алар үзенчәлекле хезмәт башкара

7 май Россиядә Җәза үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә. Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт һ.б. шундый төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә...

7 май Россиядә Җәза үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә. Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт һ.б. шундый төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.

Җәза үтәтү инспекциясенең Зәй районы буенча филиалын Лидия Архипова җитәкли. Бүген инспекциядә 301 кеше исәптә тора. Шуларның 242се - шартлы срок алучы, 33е - төзәтү эшләренә билгеләнүче, 24е - мәҗбүри хезмәт башкаручы, шулай ук яшүсмерләр һәм баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичектерелеп торучы хатын-кызлар да бар. Инспекторлар участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә "тәрбиядәгеләрнең" яшәү шартларын, хезмәт вазифаларын ничек башкаруларын тикшерә. Филиал җитәкчесе әйтүенчә, инспекторларга шактый четерекле хәлләрдә калырга туры килсә дә, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә мәсьәләләр уңай чишелеш таба.

Капитан Андрей Иванов инспекциягә 2005 елда эшкә килә. Тыныч холыклы, кирәк чакта кырыс була белүче хезмәткәрнең хезмәтен югары бәяли Лидия Архипова.

- Без үзгә бер контингент кешеләр белән эшлибез. Аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Андрей Васильевич үз вазифасын җиренә җиткереп башкара. Алай гына да түгел, ул үз күзәтүендәге һәркем белән итагатьле булырга, аларның "нечкә кылларына" тәэсир итеп, төзәлүгә этәрергә тырыша, - ди ул аның турында.

Андрей Васильевичның үзе белән аралашкач та, бу бәяләмә белән тулысынча килешәсең. Бүген өлкән инспектор күзәтүендә мәҗбүри хезмәт һәм төзәтү эшләренә билгеләнгән 57 кеше исәптә тора. Ул алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып бара. Билгеләнгән вакытка инспекциягә килмәүчеләрне полициянең участок инспекторлары белән өйләренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табалар. Кайчакта урамнан тотып алып керергә туры килә, ди ул.

- Кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыра. Шартлы хөкемдәге кешенең җәзасы, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, реаль срокка әйләнергә мөмкин. Мондыйларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыргач, аларның кайберләрен көн дә шалтыратып тикшереп торган очраклар да юк түгел, - ди Андрей Иванов.

Әлбәттә, өлкән инспекторга катгый чаралар да күрергә туры килә. Күптән түгел Иске Зәйдә яшәүче бер хатын-кызның төзәтү эшләре срогын төрмә белән алыштырганнар. Берничә маддә буенча хөкем ителгән ханым, нинди генә эшкә урнаштырсалар да, тиешенчә хезмәт итә алмавы, эчү белән мавыгуы нәтиҗәсендә эшсез кала һәм ахыр чиктә инспектор, аңа карата катгый чара күрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шул ук вакытта шартлы җәзаны вакытыннан элек яптыручылар инспектор өчен зур җиңү буларак кабул ителә. Чөнки инспекция хезмәткәрләренең төп максаты - тайгак юлга кереп баручыга ярдәм кулы сузып, аны баткаклыктан тартып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алар үзенчәлекле хезмәт башкара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше