Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды соңгы вакытта фонд хезмәткәрләре исеменнән кешеләрне алдап йөрү очраклары ешаю турында хәбәр итә. Әлеге кешеләр, фатирлар буйлап йөреп, үзләрен мәҗбүри медицина иминияте фонды яки республика мәгълүмат үзәге белгечләре дип таныта һәм, акчалата компенсация түләү өчен кирәк дип, гражданнарның паспорт, медицина полисы, белешмәләрен ала....
Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды соңгы вакытта фонд хезмәткәрләре исеменнән кешеләрне алдап йөрү очраклары ешаю турында хәбәр итә. Әлеге кешеләр, фатирлар буйлап йөреп, үзләрен мәҗбүри медицина иминияте фонды яки республика мәгълүмат үзәге белгечләре дип таныта һәм, акчалата компенсация түләү өчен кирәк дип, гражданнарның паспорт, медицина полисы, белешмәләрен ала. Мондый төр мошенниклык белән шөгыльләнүчеләр гадәттә ишегалларында, подъездларда җыелышлар җыеп, медицина полисларын алыштырырга кирәклеге турында сүз башлый һәм аны ташламалы бәядән медицина аппаратлары тәкъдим итү белән төгәлли.
Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә фатирларга йөреп мәгълүмат җыю каралмаган һәм бу фонд медицина товарлары сату белән дә шөгыльләнми. Әлегә медицина полисларын алыштыру эше алып барылмый. 2011 елның 1 маена кадәр дип бирелгән полислар 2014 елның 1 гыйнварында универсаль электрон карталарга алыштырганчы гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев