"Банклар һәм банклар эшчәнлеге турында" Федераль Законга 2011 елның 21 ноябрендә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Закон банк серенә кагылышлы 26нчы маддә белән тулыландырылды. Хәзер кредит оешмасы тарафыннан физик затлар операцияләре, счетлары һәм кертемнәре турында белешмәләр РФ Президенты исемлегендә билгеләнгән федераль дәүләт органнары җитәкчеләренә (җаваплы затларга) һәм РФ субъектлары югары...
"Банклар һәм банклар эшчәнлеге турында" Федераль Законга 2011 елның 21 ноябрендә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Закон банк серенә кагылышлы 26нчы маддә белән тулыландырылды. Хәзер кредит оешмасы тарафыннан физик затлар операцияләре, счетлары һәм кертемнәре турында белешмәләр РФ Президенты исемлегендә билгеләнгән федераль дәүләт органнары җитәкчеләренә (җаваплы затларга) һәм РФ субъектлары югары вазифаи затларына (РФ субъектлары дәүләт власте югары башкарма органнары җитәкчеләренә) "Коррупциягә каршы көрәш турында" Федераль Закон нигезендә табыш, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматның тулылыгы һәм дөреслеген тикшергән очракта запрос булганда, даими нигездә РФ, РФ субъектлары дәүләт вазифаларын, муниципаль берәмлек башлыгы вазифасын, муниципаль вазифалар, судья вазифасын башкаруга дәгъва итүчеләр һ.б.га бирелә. Шулай ук югарыда саналган җитәкчеләргә банк серен ачканы өчен җаваплылык та карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев