Шәһәр суды 47 яшьлек бер ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе 4нче бүлеге буенча эш кузгатты. Бер-берсенә карата күптәнге дошманлыкны 47 яшьлек ир-ат салып алгач искә төшерергә уйлый. Башта күрә алмаган кешесен ул подъездда очратып, кул күтәрә, аннан фатирына ук кереп кыйный. Тикшерүләр вакытында гаепләнүче үзе кылган гамәлләрне тулысынча...
Шәһәр суды 47 яшьлек бер ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе 4нче бүлеге буенча эш кузгатты.
Бер-берсенә карата күптәнге дошманлыкны 47 яшьлек ир-ат салып алгач искә төшерергә уйлый. Башта күрә алмаган кешесен ул подъездда очратып, кул күтәрә, аннан фатирына ук кереп кыйный. Тикшерүләр вакытында гаепләнүче үзе кылган гамәлләрне тулысынча таный. Кыйнап үч алган, кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен суд аны 9 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итә. Менә шушы кадәр гомерен ул каты режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев