Социаль яклау идарәсе аша махсус категория гражданнарга федераль, республика, җирле дәрәҗәдә түләүләр башкарыла. Соңгы вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия, бала пособиесе, юлламалар, матди ярдәм һ.б. шундый социаль яклау чараларыннан файдаланучылар арасында ялган белешмә, документлар нигезендә акча алып яту очраклары турында сүзләр булды. Бу җәһәттән районда нинди эш алып барылуы хакында...
Социаль яклау идарәсе аша махсус категория гражданнарга федераль, республика, җирле дәрәҗәдә түләүләр башкарыла. Соңгы вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия, бала пособиесе, юлламалар, матди ярдәм һ.б. шундый социаль яклау чараларыннан файдаланучылар арасында ялган белешмә, документлар нигезендә акча алып яту очраклары турында сүзләр булды. Бу җәһәттән районда нинди эш алып барылуы хакында белешеп, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Эльмира Габделхаковна, бездә мондый очракларның күзәтелгәне бармы? Тикшерүләр ничегрәк алып барыла?
- Социаль яклау чараларыннан (балага пособие, аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия) файдаланучыларны тикшергәндә, тиешсез түләнгән шактый гына суммаларны ачыкладык. Бер очракта субсидия алучы документ тапшырганда өстәмә эш урыныннан белешмә китерергә "оныткан", икенче берәү эш урыныннан файдаланып, хезмәт хакын түбән итеп язып, җитәкченең кулы урынына үзе кул куйган белешмә биргән. Ә менә соңгы ачыкланганы - бер гаилә 6 ел дәвамында балага пособие һәм аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидияне ялган хезмәт кенәгәсе нигезендә алып яткан. 2006 елда, югалу сәбәпле, гамәлдән чыккан хезмәт кенәгәсен документ буларак биреп, ә үзе яңасын ачтырып эшләвен дәвам иткән.
Шундый фактларга да юлыгырга туры килә, кайвакыт торак, коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алучы идарә белгечләренә кайбер таләпләр үзгәрү турында (яшәү урыны, гаилә составы үзгәрү һ.б.) вакытында хәбәр итми. Һәм нәтиҗәдә кабат исәпләүләр үткәрергә туры килә яки ул кеше субсидиягә хокукын бөтенләй югалткан була. Гаилә составы турында белешмәдә дөрес мәгълүмат язылмау очраклары да еш була. Белешмәне нигездә чынлыкта яшәүче кешеләрне генә кертеп яздырып алалар, ә закон нигезендә йорт яки хуҗалык кенәгәсенә кертелгән гражданнарның барысы да исәпкә алынырга тиеш. Бу очракта җаваплылыкны белешмә биргән ведомство белгече тота.
- Ялган документ турында сүз чыккач, ташламага хокук бирүче документларны («Хезмәт ветераны», Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, ире сугышта һәлак булган тол хатын һ.б. шундыйлар) бирү ниндирәк тәртиптә башкарыла?
- Ташламаларга хокук бирүче таныклыкларны бирү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив-хокукый актлары нигезендә алып барыла, ә аларны тапшыру тәртибен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы административ регламенты раслый. Регламент теге яки бу таныклыкны бирү буенча стандартлар һәм дәүләт ярдәме күрсәтүнең тәртибен билгели. Гариза бирүче социаль яклау идарәсенә бу турыда белешү өчен шәхсән үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш. Территориаль орган белгече дәүләт ярдәмен алуга хокук бирүче документның эчтәлеге, формасы, составы буенча тиешле консультацияләр бирә. Аннан мөрәҗәгать итүче, тиешле документларны теркәп, территориаль орган җитәкчесе исеменә гариза яза. Гариза махсус журналда теркәлә. Шуннан соң белгеч таныклыкны тутырып, җитәкчедән кул куйдыргач, хуҗасына документны алганлыгы турында кул куйдырып тапшыра. Документ югалган очракта, дубликат бирү дә шушы тәртиптә башкарыла. Шунысын да искәртик, ташламаларга хокук бирүче документ дубликаты алган гражданнар турында мәгълүмат прокуратурага бирелә.
Шуңа күрә социаль яклау чараларына дәгъва итүче гражданнар документлар тапшырганда мәгълүматларның дөреслегенә аеруча игътибарлы булсын иде. Без капчыкта ятмый, дип халык юкка гына әйтмәгән. Ялган документ бүген үтсә дә, иртәгә ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев