Коррупция - ул латин сүзеннән corruptio, ягъни бозык, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып, сатып алу дигән мәгънәне аңлата. 2008 елның 25 декабрендә чыккан "Коррупциягә каршы чаралар турында" 273нче Федераль Закон хезмәт вәкаләтләреннән, эш урыныннан явыз нияттә файдалану, ришвәт алу, вазифаи затның дәүләт, җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен яклаудан читләшеп, үзенә яки башка берәүгә акчалата, кыйммәтле...
Коррупция - ул латин сүзеннән corruptio, ягъни бозык, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып, сатып алу дигән мәгънәне аңлата.
2008 елның 25 декабрендә чыккан "Коррупциягә каршы чаралар турында" 273нче Федераль Закон хезмәт вәкаләтләреннән, эш урыныннан явыз нияттә файдалану, ришвәт алу, вазифаи затның дәүләт, җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен яклаудан читләшеп, үзенә яки башка берәүгә акчалата, кыйммәтле әйберләтә файда алуга корылган гамәлләргә баруын авызлыклауны күз уңында тота.
Ришвәт буларак исә акча, ювелир эшләнмәләр, көнкүреш һәм башка техника, күчемсез милек бирү, үз мәнфәгатеңне кайгыртып түбән бәядән яки бөтенләй бушка дәүләт хисабыннан хезмәтләр күрсәтү исәпләнә. Ә ришвәт алучылар вазифаи затлар - дәүләт органнары, хакимият вәкилләре, хокук саклау органнарында эшләүчеләр, оештыру-боеру хезмәтләрен, дәүләт органнарында административ-хуҗалык функцияләрен башкаручылар, җирле үзидарә органнарында эшләүчеләр.
Ришвәтне алучы гына түгел, ришвәтне бирүче дә закон таләпләрен үтәмәүчегә керә. Чөнки дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә үзләренә тәкъдим ителүче коррупциячел гамәлләр турында тиешле органнарга үз вакытында хәбәр итү бурычы йөкләнә. Ә инде сезне ришвәт бирергә мәҗбүр итсәләр, бу турыда тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итү кирәк. Ришвәт бирергә мәҗбүр иткән вазифаи зат таләпләрен үтәп, бу хакта хәбәр итмәүче кеше үзе дә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
-Россия Федерациясе Җинаять кодексында ришвәт алган, шулай ук биргән яки бу кырын эштә урталыкта торган закон бозучыларга карата зур күләмдә штрафлар яки иректән мәхрүм итү яный. Җинаять кодексының 290; 291; 291.1 маддәләре нигезендә ришвәт алган өчен, алынган ришвәт күләме кадәр 25 мәртәбәдән алып 100 мәртәбә арттырылган күләмдә штраф түләтү, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Җәза бирүнең өстәмә өлеше булып вазифаи урыннарны биләмәү яки билгеле төр эшчәнлек белән 3 елга кадәр шөгыльләнү тыелу тора. Ришвәт бирүче исә ришвәт күләменнән 15 тапкырдан алып 90 тапкырга кадәр арттырылган күләмдә штраф түләргә, 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Ришвәт бирүче әлеге хокук бозу хакында тиешле органнарга үз вакытында хәбәр итсә яки әлеге төр җинаятьне ачуга ярдәм итсә, ул җинаять җаваплылыгына тартылмый. Коррупциячел гамәлләргә каршы бергәләп көрәшү турында аңлату эшләре еш алып барылса да, әле ришвәт бирү очракларын яшерүчеләр аз түгел. Ришвәт биргән өчен җинаять җаваплылыгына тартылучылар безнең районда да күзәтелә. Быел февраль аенда бер кешенең хокук саклау органы хезмәткәренә хилафлыкка "күз йомуны сорап" ришвәт бирү очрагы теркәлде. Әлегә тикшерү эше бара. Гыйбрәт өчен бу турыда без суд карары чыккач аерым хәбәр итәрбез. Ә ришвәт бирүче белән алучы урталыгында торган кешегә штраф, ришвәт күләменнән 20 тапкырдан алып 90 тапкырга кадәр арттырылган күләмдә билгеләнә, яисә 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә өстәп, ришвәт күләменнән 70 тапкырга кадәр арттырылган штраф салыну куркынычы бар. Шунысын да истән чыгарырга ярамый, урталыкта торучы кеше ришвәтне тиешле кешегә бирергә вәгъдә иткән генә булса да, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Моннан тыш, коррупциячел гамәлләргә каршы көрәш коммерция оешмаларындагы ришвәткә бәйле законсыз гамәлләргә дә кагыла. РФ Җинаять кодексының 204нче маддәсе буенча коммерциячеле ришвәт (коммерческий подкуп) шулай ук зур күләмле штрафлар салынуга, иректән мәхрүм ителүгә китерергә мөмкин. Коммерция оешмасының җитәкче урынын би-ләүчегә ришвәт бирү, ришвәт күләменнән 10 тапкырдан алып 70 тапкырга кадәр арттырылган күләмдә штрафка тартылуга китерә. Ә ришвәтне алучы коммерция оешмасы җитәкчесенә ришвәт күләменнән 15 тапкырдан алып 90 тапкыр арттырылган штраф яки 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм тагын 50 тапкырга кадәр арттырылган штраф яный, - ди шәһәр прокуроры Ринат Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев