Хәмер тәэсиреннән үз-үзен белештерми хокук бозучыларның айныгач, кат-кат тәүбәгә килүе белән еш очрашабыз, ди шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре. Әмма инде эш узган була. Андыйлар закон нигезендә җавапка тартыла. Гомумән, эчүнең юньлегә алып бармавы һәркемгә дә мәгълүм. Гыйбрәт өчен шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер җинаять эшенә тукталыйк. Узган ел 25 сентябрьдә була бу...
Хәмер тәэсиреннән үз-үзен белештерми хокук бозучыларның айныгач, кат-кат тәүбәгә килүе белән еш очрашабыз, ди шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре. Әмма инде эш узган була. Андыйлар закон нигезендә җавапка тартыла. Гомумән, эчүнең юньлегә алып бармавы һәркемгә дә мәгълүм. Гыйбрәт өчен шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер җинаять эшенә тукталыйк.
Узган ел 25 сентябрьдә була бу хәл. Кичке якта районның бер авылы янында узгынчы машинага кул күтәреп торучы яшь ир-егетне Гата (исеме үзгәртелде) машинасына утырта. Салонга аракы исе таралгач кына, ул аның шактый кызмача булуын аңлап ала. Ләкин үзенә ташланыр дип башына да китерми. Бу егет утыртучыга рәхмәтле буласы урында, Гатаны таларга уйлый. Ул машинаны туктатырга куша да Гатаны буа башлый. Юлдашының кинәт һөҗүм итүен көтмәгән Гата нинди дә булса каршылык күрсәткәнче аңын югалта. Ә автомобиль тәгәрәп, юл читенә чыга. Гатаның аңсызлыгыннан файдаланып, яшь ир-егет аның документларын һәм 6250 сум акча салынган сумкасын алып китә. Ә инде айныгач, үзенең җинаять кылуын аңлап, тикшерүчеләр янына килә. Әлбәттә, закон сагында торучылар аның үз гаебен тануы, тәүбә итүен исәпкә алып, йомшаграк җәза бирүне хуплый. Әмма тикшерү барышында әлеге ир-егетнең Сарман районы суды тарафыннан инде бер мәртәбә хокук бозганы өчен шартлы рәвештә хөкем ителүе мәгълүм була. Бу җинаятьне кылган вакытта әле аның шартлы хөкем срогы чыкмаганлыгы ачыклана. Моннан тыш, зыян күрүче Гата да судка мөрәҗәгать итә. Ул анда китерелгән матди һәм рухи зыянны түләтүне сорый. Нәтиҗәдә суд яшь егетне 6 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә һәм зыян күрүчегә 16250 сум акча түләтү турында хөкем карары чыгара.
Менә шундый очраклардан соң эчүнең нәрсәгә китерүен, аек, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның никадәр отышлы булуын аңлау кыен түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев