Һәрнәрсәдә чама белергә кирәк, дигән гыйбарә халык теленә юкка кермәгән. Чамасыз кылануның бер чиге булмый калмый. Күп очракта ул, кызганычка каршы, аяныч төгәлләнә. Самсоновлар (фамилия үзгәртелде) гаиләсендәге фаҗига дә нәкъ менә чама белмәүнең йөрәк өшеткеч нәтиҗәсе булып тора. Прокуратурада тикшерелгән эш 27 ел бергә гомер иткән хатынын буып үтергән ир...
Һәрнәрсәдә чама белергә кирәк, дигән гыйбарә халык теленә юкка кермәгән. Чамасыз кылануның бер чиге булмый калмый. Күп очракта ул, кызганычка каршы, аяныч төгәлләнә. Самсоновлар (фамилия үзгәртелде) гаиләсендәге фаҗига дә нәкъ менә чама белмәүнең йөрәк өшеткеч нәтиҗәсе булып тора. Прокуратурада тикшерелгән эш 27 ел бергә гомер иткән хатынын буып үтергән ир белән бәйле.
Зоя белән Вадим (исемнәр үзгәртелде) икесе дә алкоголь кулланырга хирыс булган. Ә элегрәк аларны яхшы белүчеләр исерткеч эчемлек кулланмыйча, яхшы гына яшәүче гаилә буларак хәтерли. Кем-кемне әлеге яшел елан колына әйләндерергә, тормыш баткаклыгына сөйрәргә сәбәпче булгандыр, анысы безгә караңгы, әмма судта ир хатынын, ә хатынның туганнары ирне гаепли. Төптәнрәк уйлап карасаң, мәсьәлә әлеге дә баягы чама хисен югалтуга барып тоташа. Чамасыз алкоголь куллану, йодрыкларны еш уйнату ахыр чиктә Самсоновларның берсен гүргә керткән , икенчесен суд эскәмиясенә утырткан.
Ул үз-үзен белештермичә кыйнавы өстенә, хатынын буа. Хатыны үлә. Суд карары белән Вадим Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 маддәсе, 1 нче бүлеге буенча 8 ел да 5айга чикләүләрсез ирегеннән мәхрүм ителде һәм 116 маддәнең 1 нче бүлеге нигезендә 300 сәгатькә мәҗбүри хезмәткә билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев