Закон һәм кеше

Эш дәвамлы, максатчан булсын

Районда наркоманиягә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы җитди эш алып барыла. Эчке эшләр бүлеге, үзәк дәваханә, мәгариф, яшьләр эшләре идарәләре, һәр учреждение, предприятиедә әлеге юнәлештә максатчан эшләү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аеруча зур игътибар бу куркыныч чирнең яшүсмерләр арасына үтеп ке-рүенә юл куймауга бирелә. Узган ел эчке эшләр бүлегендә наркотиклар...

Районда наркоманиягә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы җитди эш алып барыла. Эчке эшләр бүлеге, үзәк дәваханә, мәгариф, яшьләр эшләре идарәләре, һәр учреждение, предприятиедә әлеге юнәлештә максатчан эшләү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аеруча зур игътибар бу куркыныч чирнең яшүсмерләр арасына үтеп ке-рүенә юл куймауга бирелә.

Узган ел эчке эшләр бүлегендә наркотиклар белән бәйле 75 хәбәр теркәлгән. Шуларның 17се буенча җинаять эше кузгатылган. Барлыгы 2612 грамм наркотик матдә алынган. Шунысы куанычлы, кисәтү эше алып бару нәтиҗәсендә яшүсмерләр арасында наркотиклар белән бәйле хокук бозулар теркәлмәгән. Мәгариф учреждениеләрендә балалар, әти-әниләр белән даими төстә очрашулар үткәреп, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары, комиссия әгъзалары аңлатулар алып бара, 2010 елның 14 октябрендә чыккан Татарстан Республикасы 71нче законы турында даими искәртеп торыла.

- Кызганычка каршы, бу законны үтәмәүче әти-әниләр очрап тора. Мәсәлән, 2011 елда баласының кайда, ни эшләп йөрүенә игътибар бирмәүче 111 әти-әни административ җаваплылыкка тартылды. Шуларның 8е икешәр мәртәбә комиссия каршына басты. Бу мәсьәләгә әти-әниләрнең җитди каравын сорар идем. Чөнки сыра татып, тәмәке суырып карау соңрак наркотик матдәләргә тартылу китереп чыгару куркынычы бар, - ди балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы Юрий Бурмистров.

2011 елда һәм агымдагы ел башында законсыз төстә спиртлы эчемлекләр сатуда шикләнелүче сәүдә нокталарына махсус рейдлар үткәрелгән.

Аеруча җәйге чорда яшүсмерләрнең файдалы гамәлләр белән мәшгуль булуына игътибар бирелә. 2011 елның июнендә "Яшүсмер - 2011" профилактик операциясе үткәрелде. Өч этаптан торган операция "Яшүсмер - энә", "Яшүсмер - җәй", "Яшүсмер - гаилә"гә бүленеп оештырылды. Профилактик исәптә торучы, тәрбиягә авыр бирелүче 28 яшүсмер вакытлыча эшкә урнаштырылды. "Йолдызлы десант" палаткалы лагеренда бер төркем егет хәрби тормышка әзерләнде. 6 егет Чистайга һәм Түбән Кама техник мәктәбенә машина йөртүче һөнәрен үзләштерү өчен укырга җибәрелде.

2012 елда да балигъ булмаганнарны нарко һәм алкогольгә бәйлелектән саклап калу максатында чаралар планы расланды. Анда яңа төр наркотик һәм психотроп матдәләрне сату урыннарын һәм наркотиклар белән сәүдә итүчеләрне ачыклау, яшүсмерләрне бу куркыныч хокук бозуларга тартылудан саклау, кичке вакытта яшьләр күп җыела торган аулак урыннарга рейдларны ешайту, каникуллар чорында эш белән тәэмин итү, законсыз спиртлы эчемлекләр, тәмәке сатучыларны җаваплылыкка тарту һ.б. мөһим чаралар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эш дәвамлы, максатчан булсын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше