Кичә район эчке эшләр бүлегендә үткән киңәшмәдә 2011 елда тәртип сагы, оператив эшчәнлек буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елда аеруча өстенлек бирелергә тиешле юнәлешләр каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, республика Эчке эшләр министрлыгының участок инспекторлары һәм балигь булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Федор Батков, шәһәр прокуроры вазифаларын...
Кичә район эчке эшләр бүлегендә үткән киңәшмәдә 2011 елда тәртип сагы, оператив эшчәнлек буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елда аеруча өстенлек бирелергә тиешле юнәлешләр каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, республика Эчке эшләр министрлыгының участок инспекторлары һәм балигь булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Федор Батков, шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Ленар Рәхмәтуллин катнашты.
Төп доклад белән эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, подполковник Петр Тимаськов чыкты. 2011 елда хокук бозуның 726 очрагы теркәлгән, бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 137 очракка кимрәк. Җинаятьләрне ачу 66,1 процент тәшкил итә. Бигрәк тә авыр җинаятьләрне ачуда нәтиҗәле эш күзәтелә.
Үтерү, сәламәтлеккә зыян салу, талау, фатир басу, хулиганлык һ.б. төр хокук бозулар буенча җинаятьләр саны шактый кимегән. Моңа хокук бозуларны алдан кисәтү, профилактик эш нәтиҗәсендә ирешелгән. Шулай да склад, кибет, бакча йортларын басу, автомототранспорт урлау буенча җинаятьләр саны арткан. 2012 елда шушы юнәлешләрдә эшне көчәйтү максат итеп куела. Машиналарга запас частьләр сату белән шөгыльләнүчеләрне тикшерү кирәклегенә дә киңәшмәдә аерым басым ясалды, шулай ук коррупциягә каршы эшне җитди алып бару кирәклеге әйтелде.
Федор Батков Зәй эчке эшләр бүлегенең узган елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча министрлыкта югары бәяләнүен белдерде, коллективның елны уңышлы тәмамлавын ассызыклады.
- Без моны тәртип сагы һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча районның эш күрсәткечләренә нигезләнеп әйтәбез. Бигрәк тә участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең эш нәтиҗәләре куандыра, - диде ул чыгышында.
Ул быел да полициядә үзгәртеп коруларның дәвам итәчәген белдерде, кыскартуларга эләкмәс өчен нәтиҗәле эшләү мөһимлегенә басым ясады. Моннан тыш, Федор Батков гыйнвар аеннан хезмәткәрләрнең югары хезмәт хакы алачагын ассызыклады, бигрәк тә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан үтә игътибарлы, уяу булу кирәклегенә басым ясады.
Татьяна Воропаева, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, тәртип сагына күзәтчелек иткәндә вәкаләтләрне арттырып җибәрмәскә чакырды, төп игътибарны хокук бозуларга каршы профилактик чараларга юнәлтергә, яшүсмерләр белән ныклы эш алып барырга кирәк, диде. Район башлыгы шәһәрдә 65 фатирлы яңа йорт салына башлавын әйтеп, эчке эшләр хезмәткәрләре арасында фатир алу теләге булганнарның гариза бирүен сорады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев