Закон һәм кеше

Эшкә имгәнү өчен килмиләр

Эшкә килгән һәр кеше хезмәтенең куркынычсыз булуына инанган булырга тиеш. Еллык эшчәнлек күрсәткечләренең күпчелеге яхшы, шулай да, кешеләрнең эш урынында бәла-казага очрап, һәлак булуы борчу тудыра. Хезмәтне саклау буенча дәүләт инспекциясе вәкиле Роза Хигай әйтүенчә, Татарстанда 2011 елда 3 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Предприятие-оешмаларда 499 административ тәртип бозу очрагы күзәтелгән,...

Эшкә килгән һәр кеше хезмәтенең куркынычсыз булуына инанган булырга тиеш. Еллык эшчәнлек күрсәткечләренең күпчелеге яхшы, шулай да, кешеләрнең эш урынында бәла-казага очрап, һәлак булуы борчу тудыра. Хезмәтне саклау буенча дәүләт инспекциясе вәкиле Роза Хигай әйтүенчә, Татарстанда 2011 елда 3 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Предприятие-оешмаларда 499 административ тәртип бозу очрагы күзәтелгән, 13 миллион сумлык штраф салынган. Татарстанда эш урынында 107 кешенең гомере өзелгән.

Әлеге саннар хакимияттә узган киңәшмәдә яңгырады. Киңәшмә хезмәт куркынычсызлыгы хакында иде. Аны башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов алып барды. Татарстан, шул исәптән Зәйдә, төрле оешмаларда меңәрләгән кеше хезмәт куя. Әлеге хезмәт ияләренең куркынычсызлыгы турында кайгыртучылар бармы? Бар, әлбәттә. Ләкин кайбер оешмаларның хезмәт урыны тиешле нормаларга туры килми. Бу төрле оешмаларда эшләүче хатын-кызларга кагыла. Эш авыр, тузан, яктылык җитмәү һәм башка шундый кимчелекләр бар. Эш урынында төрле дәрәҗәдә авыр тән җәрәхәтләре алучылар да юк түгел. Мәсәлән, "Технострой" АҖендә Р. Шәрәфиев өстенә терәк багана ава, "Восток" агрофирмасы хезмәткәре Г. Җиһаншина хайваннар арасында эшләгәндә җәрәхәт ала, "Зәй шикәре" агрофирмасы механизаторы Г. Венидиктов урып-җыю эшләре вакытында комбайн бункерына аягын кыстыра, нәтиҗәдә аягын ампутацияләргә туры килә.

Оешмаларда һәрдаим медицина тикшерүләре үткәрү, хезмәткәрләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату мәҗбүри итеп куела. Эш урынында һәр хезмәткәр үзенең сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Бәла-казалар килеп чыкмасын өчен эш урыннары санитария таләпләре, куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшкә имгәнү өчен килмиләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше