Эчүчелек - илне дә, аерым гаиләләрне дә борчыган проблемаларның берсе. Исерткеч кулланган адәмнең юктан да тавыш чыгаруы, хәтта куркыныч җинаятьләргә дә баруы сер түгел. Гыйнвар азагында суд карары чыгарылган бер шәһәрдәшебезнең гел юк сәбәп белән бер танышын пычак белән кадап үтерүе дә шул эчү нәтиҗәсендә. Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән әлеге җинаять...
Эчүчелек - илне дә, аерым гаиләләрне дә борчыган проблемаларның берсе. Исерткеч кулланган адәмнең юктан да тавыш чыгаруы, хәтта куркыныч җинаятьләргә дә баруы сер түгел. Гыйнвар азагында суд карары чыгарылган бер шәһәрдәшебезнең гел юк сәбәп белән бер танышын пычак белән кадап үтерүе дә шул эчү нәтиҗәсендә.
Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән әлеге җинаять эше тумышы белән Таҗикстаннан булган ир-егеткә карата алып барылды. Элек тә РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә хөкем ителгән булуына карамастан, Кадим (исеме үзгәртелде) сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып барудан, хулиганлык гамәлләре кылудан тартынып тормый. Чираттагы мәҗлес исә аны кабат суд эскәмиясенә утырта. Судта ул танышын пычак белән кадап үтерүен танымый, мин алдан биргән күрсәтмәләремдә тикшерүченең психологик басымы астында җинаятьне үз өстемә алдым, дип бара. Әмма суд хөкем карарын чыгарганда, шаһитларның да биргән мәгълүматлары элегрәк Кадим сөйләгәннәргә туры килүен истә тотып эш йөртә. Аяныч вакыйга исә болайрак була. Җәйге кичләрнең берсендә Кадим шешәдәше белән танышына килеп, спиртлы эчемлек эчәргә тәкъдим итә. Кызып алгач, карта уйнарга керешәләр. Комарлы уенга мавыгып, өч борынга шактый шешә бушаталар. Утыра торгач Кадимгә фатир хуҗасы хәрәмләшеп уйный кебек тоела. Спиртлы эчемлек аңа тагын да «батырлык» өстәп өлгерә һәм ул, ике дә уйлап тормыйча, хәрәмләшүчене пычак ярдәмендә «акылга утырта». Күкрәккә кадалган пычактан егылып гырылдый башлаган танышын калдырып, Кадим фатирдан берни булмагандай чыгып китә. Фатир хуҗасына тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылса да, йөрәге яралану сәбәпле, табиблар аны коткарып кала алмый, ул реанимациядә үлә.
Кеше кадәр кешенең, юк сәбәпне бар итеп, гомерен өзү - коточкыч хәл, әлбәттә. Мондыйлар әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра. Югыйсә, Кадим наркологта да, психиатрда да исәптә тормый. Һаман да шул исерткеч сөреме астында үз гамәлләренә контроль югалу, ерткычка әйләнү шәйләнә бу гамәлдә. Кадим тарафыннан башкаларга куркыныч янавын исәпкә алып, суд аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бер төрмә срогыннан икенчесенә кадәр яшәүне яшәү дип буламы?.. Алкогольгә үрелгәнче, исереклекнең нәрсәгә китерүен уйлау беркемгә дә комачауламас иде.
Энҗе Әгъләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев