Комарлы уеннар наркотик кебек үз ятьмәсенә тиз арада корбаннар җыючан. Әле февраль азагында гына Иске Зәй бистәсендәге бер буш бинада эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер шундый шикле бизнесның эзенә төште. Бер Зәй кешесе буш бинаны арендалап биредә яшерен төстә азартлы уеннар оештырырга карар кыла. Әмма аның планнары ул теләгәнчә"шома...
Комарлы уеннар наркотик кебек үз ятьмәсенә тиз арада корбаннар җыючан. Әле февраль азагында гына Иске Зәй бистәсендәге бер буш бинада эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер шундый шикле бизнесның эзенә төште. Бер Зәй кешесе буш бинаны арендалап биредә яшерен төстә азартлы уеннар оештырырга карар кыла. Әмма аның планнары ул теләгәнчә"шома гына" тормышка ашмый. Чөнки "бизнесмен" уенчыларны кәрәзле телефоннарга СМС хәбәрләр җибәреп кичләрен күңелле вакыт үткәрергә чакыра. Ә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тиз арада "күңелле вакыт үткәрү" астында нәрсә ятуын ачыклый.
- Комарлы уеннар салонының әле эшли генә башлаган вакыты икәнен чамалау авыр булмады. Беренчедән, шикле СМС хәбәрләр соңгы арада гына барлыкка килә башлаган, икенчедән салонда 20 уен автоматы әле уенчыларны аз кабул иткәнгә охшап тора. Без уен оештыручыга карата админстратив эш кузгаттык, әлегә тикшерү эшләре бара - ди, икътисади куркынычсызлык бүлекчәсе башлыгы вазифасын башкаручы Эдуард Ефимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев