Закон һәм кеше

“Халык контроле” аша ведомстволар эшчәнлеге бәяләнә

2012 елның апреленнән эшли башлаган «Халык контроле» электрон системасы бик тиз арада популярлык казанып, игътибардан читтә калучы проблемаларны күрергә, аларны хәл итү юлларын эзләргә мәҗбүр итте, дип белдерде ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Үткән ел әлеге система аша 13251 гариза килгән, шуларның 54...

2012 елның апреленнән эшли башлаган «Халык контроле» электрон системасы бик тиз арада популярлык казанып, игътибардан читтә калучы проблемаларны күрергә, аларны хәл итү юлларын эзләргә мәҗбүр итте, дип белдерде ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Үткән ел әлеге система аша 13251 гариза килгән, шуларның 54 проценты уңай хәл итү мөмкин булган. Ә безнең Зәй районы буенча "Халык контроле" нә мөрәҗәгать иткән гаризалар 34 булган, шуларның 61 проценты уңай хәл ителгән, калганнары өйрәнелү, эшләү процессында. Гаризаларның күпчелеге юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.

Гаризаларның ни дәрәҗәдә игътибарга алынып, үтәлүеннән чыгып кешеләр "Халык контроле" системасында теге яки бу ведомство эшчәнлеген бәяли. Нәтиҗәдә ТР Экология һәм табигать ресурслары, Сәламәтлек саклау, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары эшчәнлеге югары бәя алган.
Ә менә халык канәгатьсез калган ведомстволар исемлегендә иң беренче ТР дәүләт торак инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалыгы тора. Бу берникадәр узган ел системага үзгәрешләр кертелү белән дә бәйледер. Август аеннан "Торак-коммуналь хезмәтләр" исемле яңа категория гамәлгә кереп, биредә гражданнарның йортларның торышы, инженерлык системасы, йортны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын арттыру һ.б. сораулар буенча гаризалар кабул ителә башлаган.

Брифингта Татарстанда кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. Ул "Халык контрле"нә килүче гаризаларның бер ведомстводан икенчесенә "тибелеп" йөртелеп үтәлми калган очракларына тукталды . Мондый четерекле мәсьәләләрнең үз җитәкчелегендә җитди контрольдә булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Халык контроле” аша ведомстволар эшчәнлеге бәяләнә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше