Закон һәм кеше

Халык мәнфәгатен алга куячакбыз

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I Указы белән нәкъ менә шул көнне генераль прокурор посты булдырылган, ягъни ил башлыгы прокурор хезмәтенең дәүләт өчен мөһимлегенә басым ясаган. Бу җитди органнан башка законнар үтәлешен, хокуклар яклануын күз алдына китерүе кыен. Районда да...

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I Указы белән нәкъ менә шул көнне генераль прокурор посты булдырылган, ягъни ил башлыгы прокурор хезмәтенең дәүләт өчен мөһимлегенә басым ясаган. Бу җитди органнан башка законнар үтәлешен, хокуклар яклануын күз алдына китерүе кыен. Районда да бу хезмәтне башкаручыларга халык төрле четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап, зур ышаныч белән мөрәҗәгать итә. Быелгы һөнәри бәйрәмнәрен прокуратура хезмәткәрләре яңа җитәкче - Ринат Рәис улы Кәримов белән каршы ала. Ул 1997 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, Әгерҗе, Яшел Үзәндә, 2000 елдан республика прокуратурасының аеруча мөһим эшләр юнәлешендә тикшерүче булып эшли. Соңгы елларда Түбән Кама шәһәре прокуроры урынбасары буларак хезмәт куя. Шул рәвешле Ринат Кәримов безнең районга әлеге эшчәнлектә зур тәҗрибә туплаган җитәкче булып килде. Шәһәр прокуратурасының агымдагы ел эшчәнлеге, һичшиксез, аның оештыру сәләтенә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүгә бәйле булачак. Ринат Рәисович прокуратураның алдагы эш планнары, нинди эш юнәлешләренә аеруча игътибар биреләчәге турында фикерләре белән уртаклаша.

- Прокуратура хезмәткәрләренең эше катгый регламентларга, боерык, указларга, Татарстан прокуроры һәм Россия генераль прокуроры күрсәтмәләренә нигезләнә. Безнең төп максат - кабул ителгән законнарның үтәлешен контрольдә тоту, гражданнар хокукларын закон таләпләреннән чыгып яклау. Үткән ел шәһәр прокуратурасы хезмәткәр-ләре тарафыннан 2000нән артык хокук бозу очрагы ачыкланды, 3 җинаять эше кузгатылды, 340тан артык вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, 2 миллион 309 мең сумлык иск судка җибәрелде. 2014 елда без, өстенлекле юнәлеш буларак, төп игътибарны халыкны борчый торган социаль мәсьәләләргә юнәлтәбез. Хәзер сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыкка кагылган сораулар, пенсия мәсьәләләре, физик мөмкинлекләре чикле, социаль авыр хәлдәгеләрне законлы яклауга ил күләмендә зур игътибар бирелә. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр, оешкан җинаятьчелек, коррупциягә каршы көрәш тә мөһим эш юнәлешләре булачак. Экология темасы да игътибардан читтә калмас, бу мәсьәлә кешеләр сәламәтлеге белән бәйле. Ә төп басымны формаль эшләүдән бигрәк реаль эшләргә юнәлтербез дип исәплим. Халык мөрәҗәгатьләре прокуратура эшчәнлегендә беренче урында торды һәм торачак. Әмма шунысын истән чыгарырга ярамый, сораулар кайвакыт аерым органнарга кагыла, без андыйларга кайда ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга тиеш. Һәртөрле хезмәт түләүлегә әйләнгән бу заманда прокуратура кеше хокукын яклау буенча юридик консультацияләрне, киңәшләрне бушлай бирүче орган булып тора. Һәр хезмәткәрнең халыкка якын, ачык булуы таләп ителә. Шул максаттан гыйнвар, февральдә районның барлык 22 авыл җирлегендә шәхсән халык белән очрашып, аларның прокуратура эшчәнлеге буенча сорауларын тыңларга, кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итүне тормышка ашырырга планлаштырам. Кайсы авыл җирлегендә прокурор кабул итүләре кайсы көнне, сәгать ничәдә булуы алдан хәбәр ителәчәк. Ә прокуратурага кешеләр үзләрен борчыган сораулар белән һәр атнаның сишәмбесендә көндезге сәгать 2дән кичке 6га кадәр килә ала.

Форсаттан файдаланып, барлык прокуратура хезмәт-кәрләрен, мөхтәрәм ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Халык мәнфәгатен алга куячакбыз
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше